Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда савылган сөт сатуга югары сорт белән озатыла

Кышлатуның соңгы ике аенда савым, узган ел белән чагыштырганда, 3505 килограммга күбрәк тәшкил итә, табигый ки, сатуга чыга торган продукция күләме дә артык. Өстәвенә ул югары сорт белән озатыла.

Узган атнада район аграрчылары белән булган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов үз чыгышын менә шундый күңелле саннардан башлады. Әйтик, ел башында гына һәр сыердан тәүлегенә уртача 4 килограмм сөт савып яшәргә тырышкан "Таң" җәмгыяте терлекчеләре бүген 7 килограммнан артык продукция җитештерә. "Игенче" җәмгыяте исә гомумән һәр сыердан көнлек савымны, узган елның шушы чорына караганда, уртача 3 килограммга арттыра алган. "Кәрәкәшле", "Вафауллин", "Ситдыйков" агроколлективларында да уңай үзгәреш күзәтелә. Әмма бу ахыргы чик түгел, дип басым ясады Зарипов. Сыерларның продуктлылыгын тагын да аттыру өчен эшне азык базасыннан башларга кирәк.

- Бүген районда, дөрес, терлек азыгына кытлык кичерүче хуҗалыклар юк. Улакларда һәрвакыт азык бар. Әмма ул энергиягә бай азык түгел. Бу сорауны чишү өчен без үз каршыбызга кукуруз, рапс мәйданнарын арттыруны максат итеп куярга тиеш, - дип ассызыклады начальник.

Хуҗалыкларда печән җитмәве дә үзен сиздерә. Без, гадәттә, хуш исле азыкның беренче чабымыннан гына мул уңыш җыя алабыз. Узган елда анысы да, көннәр козуга китү сәбәпле, бар җирдә дә тигез өлгермәде. Икенче чабым турында сөйләп тә торасы юк. Һава шартларына буйсынып түгел, аңа яраклашып эшләү ысуллары алгы планга чыккан мәлдә, район башлыгы аграрчылар каршына печәнле булу өчен ни эшләргә кирәк дигән сорауны куйды. Әлбәттә, иртә язын кузаклы үләннәрнең һәр гектарын ким дигәндә дә 1,5 центнер хисабыннан аммиаклы селитра белән тукландыру - беренче шарт. Карт үлән мәйданнарын киметү, яшь печәнлекләр булдыру - бу эш тә көн кадагында торырга тиеш.

Рөстәм Нуриев, ашлык базарындагы бәяләрнең тотрыксыз һәм крестьян файдасына тормавын, шул сәбәпле терлекчелек, аеруча сөтчелекне табышлы тармак - яшәү чыганагына әвелдерүне күз уңында тотып, кукуруз мәйданнарын арттыру мәсьәләсенә тагын бер кат тукталды. "Кырлар патшасы" быел район буенча 3 меңнән артык гектар биләр дип фаразлана. Бу эш өчен барлыгы 87 тонна ярым орлык таләп ителә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетингы бүлеге консультанты Андрей Борисов хәбәр итүенчә, таләп ителгән күләмнең яртысыннан күбрәге кайтып өлгергән инде. Хуҗалыклар яңа орлыклар сатып алу белән дә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X