Районда туфракны эшкәртү һәм көзге культураларны чәчү буенча республика семинары узды
Бүген районда туфракны эшкәртү һәм көзге культураларны чәчү технологиясе буенча республика зона семинар-киңәшмәсе узды.
"АгроМир" җәмгыяте базасына Татарстанның Көняк-Көнчыгыш төбәге районнарыннан җыелган җитәкчеләр һәм белгечләр кырчылык тармагы каршында торган көнүзәк мәсьәләләр, көзге игеннәрне чәчү нечкәлекләре һәм уҗым культураларының өметле сортлары турында киңәш-табыш иттеләр. Чара эшендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек һәм инженер-техник сәясәт буенча урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, "Татарстанның элита орлыклары" Ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров һәм башка белгечләр, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы дилерлары һәм тәэминатчылары катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев