Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда язгы чәчүгә хәзерлек көздән үк башланды

Узган атнада районның агротармагында берничә комиссия эшләде. Беренчесе техника һәм авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга куюны тикшерсә, икенчесе кырларның туңга эшкәртелү күләме һәм сыйфаты белән кызыксынды.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәүче советнигы Ришат Насыйров район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре озатуында "Таң", "Уңыш", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин", "АгроМир", Тукай исемендәге агроколлективларда техника һәм машиналарны кышкы саклауга урнаштыру дәрәҗәсенә бәя бирде. Комиссиянең эш көне "Таң" җәмгыятендә башланды. Ул саклауга куелган ашлык комбайннарының ярылып сафтан чыкмасын өчен тәгәрмәчләрен аклап, шлангларны чорнап куясы калуын ачыклады. Коллективта авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга урнаштыру дәвам итә. Әмма барыннан да бигрәк комиссия әгъзаларын механик остаханә территориясенең чистартылуы, бина эчләрендә тәртип салынуы, аяк асты кирәк булмаган тимер-томырдан арындырылуы шаккаттырды. "Уңыш" җәмгыяте базасында да техника һәм тагылма агрегатларны саклауга кую буенча эш графикка ярашлы алып барыла. Барлык комбайннар да, саклык чаралары күрелеп, кышкы саклауга куелган. Эштән бушаган чылбырлы трактор да, тутыкка каршы сыекча белән эчке "органнары" эшкәртелгән авыл хуҗалыгы машиналары да шул ук язмышка дучар ителгән. "Кәрәкәшле" җәмгыятендә әлеге юнәлештә башкарасы эш күләме зур, әмма быел биредә яхшы адымга барганнар - комбайннарны түбә астында сакларга карар иткәннәр. "Нәбиуллин" хуҗалыгында да әлеге төр техниканы гына түгел, эштән бушаган тракторларны да депога урнаштырганнар. Шул рәвешле явым-төшемнән, җилдән сакланган техниканы икенче сезонга хәзерләү мәшәкате кими төшә, аларның хезмәт итү сроклары озыная, дип билгеләп узды район дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Рөстәм Вәлиев. Гомумән, комиссия әгъзалары фермер Илдус Нәбиуллин хуҗалыгында кырчылык тармагының кышка хәзерлегеннән канәгать калды: авыл хуҗалыгы машиналары, дәүләт таләпләренә ярашлы узел һәм детальләре салдырылып, майлап һәм җайлап, күтәртерелеп куелган. Алай гына да түгел, ремонт бригадасы кайбер машиналарны ремонт станына бастырырга әзерләп тә куйган.

"АгроМир" җәмгыятендә бүген рапс культурасын җыештырып аласы бар. Шул сәбәпле, ашлык комбайннарын кышка әзерли башламаганнар. Эшкәртәсе җир мәйданы да шактый. Шуңа күрә әлеге агрочарада мәшгуль булачак тагылма агрегатлар да әлегә эш халәтендә. Ә калган авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую тәмамланган. Тукай исемендәге җәмгыятьтә дә әлләни зур булмаган мәйданда карабодайны алып бетерәсе калган. Ике комбайн шушы эштә мәшгуль булачак, калганнарын "кышлауга" кулган. Ферма малларына кукуруз массасы ашату сәбәпле, терлек азыгы уручы комбайннар да "яшел" конвейрда эшли. Кырдан бушаган тагылма агрегатларны кышка саклауга куюда комиссия зур җитешсезлекләргә тарымады.

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән белгеч район тормышы белән якыннан таныш: былтыр да ул шушы ук миссия белән хуҗалыкларда булып киткән иде. Узган елны Ришат Насыйров Казанга тискәре кәеф белән кайтып киткән булса, быел ул агроформированиеләрдә уңай үзгәрешләрнең күзгә ташланып торуын билгеләп узды. һәм тикшерелгән хуҗалыклар арасыннан иң яхшысы дип "Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгын атады.

Татарстан Республикасы буенча "Россельхозцентр" федераль учреждениесе филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин исә икенче көнне зур агроколлективлар белән беррәттән кече фермерларның басу-кырлары туңга сөрелешенең сыйфатын тикшерде. Район буенча планда каралган сөрүлекләрнең бүгенге көнгә 93 проценты эшкәртелүе, шул исәптән 25 проценты сабан белән сөрелүе бу кунакта да район турында уңай фикер тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев