Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районның агросәнәгать тармагында орлык һәм минераль ашлама туплау бара

Яңа орлыкларга заявкалар җыелды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов сүзләренә караганда, агроколлективларның күпчелеге "эстер" сортлы элита бодае юнәтү теләге белдергән. Районда тупланган орлык материалының сыйфатына килгәндә, аның 87 проценты кондициягә туры килә. Массага киткән орлыклар нигездә кече фермерларның каралтыларында саклана, симәнәләрнең сыйфатын яхшырту өстендә чаралар күрү вәгъдәсе алардан да алынды, дип белдерде Зарипов. Районның агросәнәгать тармагында шулай ук минераль ашлама туплау бара. Быел һәр гектар чәчүлеккә 120 килограмм хисабыннан ашлама кертү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев