Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Рөстәм Абдуллин – агымдагы елда район башлыгы кулын кысып премия тапшырган беренче комбайнчы

"Таң" җаваплылыгы чикле җәмгыяте механизаторы Рөстәм Абдуллин - агымдагы елда район башлыгы кулын кысып премия тапшырган беренче комбайнчы.

Рөстәм Нуриев дурт тоннадан артык ашлык суктырып алган игенчене бүләкләгәндә киләчәктә дә шундый күңелле миссия буенча гына очрашырга һәм премиянең дә соңгысы булмавын теләде. Рөстәм - туган авылында үз бәхетен тапкан кеше. Инде дистә елдан артык ул иртә яздан тургай җырларын тыңлап, бөртекләрне җылы туфрак куенына сала - быел ул бер мең гектардан артык мәйданда чәчү алып барган. Үзе иккән икмәкләрне Абдуллин үзе үк урып-җыя да. Төрле елларны күргән механизатор өчен агымдагы ел да сюрпризларга бай: явым-төшем булмаган көнне чык төшеп булса да, икмәкләрнең дымлылыгын арттыра, уракны тоткарлый. Җәмгыять механизаторлары белән әңгәмә корган район башлыгы да икмәкләрнең тамырда килеш өлгермичә җыйналуын, кыр эшләренең катлаулы шартларда баруын ассызыклады һәм аларның уңышлы тәмамлануын бары тик чын игенчеләр генә тәэмин итә алуына ышаныч белдерде.

Тукай исемендәге җәмгыять механизаторлары район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов озатуындагы район башлыгы Рөстәм Нуриевны арпа кырында каршы алдылар. Ашлыкның соңгы теземнәрен суктыручы өч берәмлек комбайнның берсендә - Айрат Зәйдуллин эшли торган "Нью-Холланд"та беренчелек әләме җилферди. Сезон башыннан 350 тонна бөртек суктырып, район игенчеләре арасында алдынгы урыннарның берсен алып торучы механизаторны бүләкләгән Рөстәм Нуриев: "Бүген туфракка береккән кешеләребезне бармак белән генә санарлык. Без аларның кадерен белергә тиешбез", - дип билгеләп узды. Дөрес, быел тукайлылар иген муллыгы белән әлләни мактана алмыйлар. Май-июнь айларындагы коры көннәр бөртеклеләрнең сыйфатына зыян салмый калмады, дип зарланып алган коллектив җитәкчесе Әсгать Абдуллинның халәтен аңлау кыен түгел - һәр йөз гектар авыл хуҗалыгы җиренә 50 баштан артык мөгезле эре терлек туры килүен исәпкә алсак, азык запасын мулдан хәстәрләргә кирәк шул.

Рөстәм Нуриев инициативасы белән район бюджетыннан узган елда бирелә башлаган премияне алу тәмен былтыр ук татыган "АгроМир" җәмгыяте механизаторы Мәүзир Латыйпов, быел да бу бәхеттән мәхрүм булмады. "Синең кулыңны кысып, премия тапшыру - үзе бер рәхәт", - дип район башлыгы елмаеп каршы алды ??? тонна икмәк суктырган тырыш игенчене. Бүген җәмгыять механизаторлары 409 гектарлы басуда теземнәргә салынган арпаны сугуга керешкәнче контроль суктыру бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 37 центнердан артык уңыш чыгуын күрсәткән. Агроколлектив җитәкчесе Сирин Галиев шәхсән комбайнчыларны хәерле эш көне теләп, басуга озатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев