Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Рөстәм Нуриев 300 тонна икмәкне суктырган ютазы механизаторларына премия тапшырды

Беренче 300 тонна икмәкне суктырып алган механизаторларга район башлыгы Рөстәм Нуриев лаеклы премияләрен тапшырды.

Тукай исемендәге җәмгыятьнең 48 гектардагы тритикале кырында комбайнчылар белән очрашкан Рөстәм Нуриев беренче эш итеп Айрат Зәйдуллин белән Айдар Бадыйковның кулларын кысып премияләр тапшырды . Бу механизаторы район башлыгы кулларыннан премияне беренче елын гына кабул итеп алмыйлар. Быел да беренчеләр сафыннан атлап, "Нью-Холланд" комбайнында дүртенче сезон эшләүче һәм инде алтынчы участокта икмәк җыйнаучы Айрат Зәйдуллин хуҗалыкта уракның зур оешканлык белән баруын билгеләп узды. Аның хезмәттәшләре Расыйх Хәйдәров белән Айдар Бадыйков уңышның да югары - Тормыш басуында үскән көзге бодайның һәр гектарыннан 28 центнер, урыны-урыны белән арышның һәр гектарыннан 34 центнерга кадәр бөртек җыйнауларын горурлык хисе белән хәбәр иттеләр. Механизаторлар, җәмгыять җитәкчелеге белән урып-җыю эшләре, каршыда торган максатлар турында әңгәмә корган район башлыгы, тукайлылар каршына 2017 елга кадәр чәчү әйләнешен агроталәпләр кысасына кертеп бетерү бурычын йөкләде.

- Бүген иген кырлары игенченең ни дәрәҗәдә салган тырышлыгын тулысы белән сөйләп бирә. Җирне алдап булмый! Кайда зур тырышлык өстенә акыллы гамәлләр дә кылынган, шунда уңыш бар. Быел кайбер печәнлекләрдә хәтта икенче чабым да өлгереп килә, - дип билгеләп узды Рөстәм Нуриев.

Районга эш белән килгән Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов та урак барышы белән танышты, игенчеләр белән очрашты. Ул ике арада барган әңгәмә вакытында район тормышын камилләштерү максатында муниципалитетта шактый эшләр башкарылуын, бик күп уңай үзгәрешләр күзәтелүен ассызыклады.

- Ютазы районы - тирә-як районнардан чынлап та аерылып тора. "Кәрәкәшле" җәмгыятенең чем кара итеп эшкәртеп куйган пар җирләре, "АгроМир" җәмгыятенең күкрәп утыручы кукуруз кырлары - карап туймаслык мәйданнар бар. Кайчан килмә, юл буйларында өмә. Бүген чалгы тотып кеше печән чабарга чыкмый. Ә сезнең хәтта юл буйларыгыз да чабылган. Болар бөтенесе дә кеше хезмәте. Әмма бу сезнең өчен чик түгел, сездә тагын да югары дәрәҗәләргә ирешү өчен мөмкинлекләр зур, - дип әйтеп узган кунак механизаторлар иңенә канатлар куйды.

Икенче көнне район башлыгы "Кәрәкәшле" һәм "Уңыш" җәмгыяте игенчеләре белән очрашты. "Кәрәкәшле" хуҗалыгында 86 гектарлы арпа кырында урып-суктырудан вакытлыча гына туктап торган механизаторлар белән район башлыгы кырчылык турында гына түгел, терлекчелек тармагы эшчәнлеге турында да сөйләште.

- Бүген безнең каршында бар булган икмәкне югалтуларсыз җыйнап алу бурычы тора. Аны турыдан-туры базарга алып чыгып сату - алшарт түгел. Ашлыкны бүген сөткә һәм иткә әйләндереп сату - күпкә отышлырак. Өстәвенә быел "Кәрәкәшле" җәмгыяте терлекчелек тармагын табышлы итү өстендә җитди адымнар ясады. Сөтчелектә ирешкән дәрәҗәне киләчәктә дә киметмәү, аны тагын да арттыру максатында нигезен ныгыту - сезнең өчен көнүзәк сорау булып тора, - дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.

Һәм ул хуҗалыкның кайсы гына тармагын алма - кырчылыкмы, терлекчелекме, аның икътисадый нигезен ныгытучы игенчеләр Нәфис Хәйдәров белән Нәфис Миннегалимовка премияләр тапшырды. Эшләре катлаулы да, мактаулы да булган механизаторларга бу иртәдә авыл үзешчәннәре Фәтхулла ага, Люция Рахманова, Гөлнара Хәмидуллина һәм башкалар үзләренең матур җырлары аша хәерле эш көннәре теләде.

"Уңыш" җәмгыятендә исә шимбә иртәсе - хезмәт иртәсе булып кына калмады. Ул хезмәт белән үрелгән җыр иртәсе дә булды. Хуҗалыкның машина-трактор паркына җыелган механизаторларга авыл үзешчәне Зирәк Миңнуллин чын концерт куйды. Аның моңлы һәм дәртле җырлары күп көннәргә җитәрлек күңел күтәренкелеге бүләк итүенә иманым камил.

- Хуҗалыкта соңгы елларда сөрүлекләр артты, ләкин әлләни куәтле техника да алынмады. Кайчан килмә, шул ук коллектив. Әмма бүген сезнең җирләрегез өчен йөз кызармый. Иген кырларыгыз матур. "Уңыш"та мондый уңышны күргәнем юк иде әле. Бу чиста пар белән эшләү, ашлама кертү, чәчү әйләнешен саклау, булган техниканы матур итеп файдалан белү нәтиҗәсе, - дип билгеләп узды район башлыгы.

Кечкенәдән әтисенә ияреп техника арасында кайнап үсеп, үз бәхетен туган җирендә тапкан Илдар Галиевка лаелы премиясен тапшырганда, Рөстәм Нуриев: "Исәнләшкәндә үк синең кулыңнан икмәк катыш машина мае исе килеп торуын сизгән идем, юкка булмаган икән", - дип яшь механизаторның кулын озак итеп кысып, ихлас рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X