Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сыер малына кадер бетте

Үзеннән соң биш баш бозау һәм 20 тонна сөт тә калдыра алмыйча, сыер өч ел дигәндә юкка чыга. Бу, иң беренче чиратта, эштән бизгән кеше факторы белән бәйле, дип басым ясады үз чыгышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Әхмәтов Мамадыш районында узган семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә.

Тиешле шартлар тудырылмау сәбәпле, сыер көтүенең яртысы бер бозау китергәннән соң эштән чыгып, сугымга озатыла. Бу тотрыклы хуҗалыкларга да хас күренеш. Читтән тана сатып алып, республикада баш санын тутыру мөмкин түгел. Бары тик фермада бер гаиләдәй җиң сызганып эшләп кенә эшне көйгә салырга була, дип ассызыклаган ведомство башлыгы, кадрлар мәсьәләсенә тукталды.
- Урыннарда эш режимын тамырдан үзгәртергә кирәк. Республика хуҗалыкларының 80 процентында элементар эш көне тәртибе язылган стенд кына да юк. Фермага өч сәгатькә эшкә килеп, аттым-бәрдем эшләп китеп, без итле дә, сөтле дә була алмаячакбыз. "КамАЗ" җәмгыяте 50 меңгә якын кешесе арасында дисциплина урнаштыра алганны, коллективында 150-200 хезмәтчән булган хуҗалык җитәкчесе дә моңа ирешергә тиеш. Әмма, иң әүвәл, дисциплинаны ул үзеннән башларга тиеш, - диде Марат Гатуф улы.
Министр кадрлар белән бәйле сүзен моның белән генә чикләмәде. Ул, урыннарда кадрлар әзерләү максатында республика вузларына районнардан студентлар юллауның бик түбән торуын тәнкыйть итте. Кадрлар әзерләү белән йомшак эшләүче районнар исемлегенә Ютазы районы да эләкте. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы юнәлешендә районнан нибары өч кеше белем алса, соңгы елларда бер генә студент та укырга килмәгән. М. Әхмә-тов докладын тулыландырган слайдларда Ютазы районы 2011 елда баш санын, шул исәптән, артым алуны киметү һәм орлык фондының 59 проценты массага китү факт-лары буенча да тәнкыйть ителде.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлешен йомгаклаган республика Президенты Р. Миңнеханов район җитәкчеләренең игътибарын сәләтле кешеләргә ставка ясауга җәлеп итте. Авылда яшәү шартларын яхшырту, агробизнесның теләсә кайсы формасына ярдәм итү - көн мәсьәләләре. "Ит, сөт җитештерүче шәхси ярдәмче хуҗалыкмы, гаилә фермасымы, бүген акча эшли алырга тиеш. Ә моның өчен аларга базарда үз урыннарын булдыру зарур. Тик менә базарга үтеп керүе генә ансат түгел", - дип билгеләп үткән Рөстәм Нургали улы, авыл кешесе базарга эләгә алсын өчен республикада, шул исәптән районнарда сату нокталары оештыру бурычын атады. Президент хуҗалыкларда ат үрчетүне тергезү соравына да тукталды. "Казылык ясар өчен чимал эзләп читкә чыга башласак, бик мәзәк булыр инде ул. Татар булган җирдә ат булырга тиеш", - диде Илбашы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев