Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район аграрийлары эшләр барышы турында мәгълүмат бирде

Күптән түгел "Таң" ҖЧҖ базасында район аграрийларының күчмә киңәшмәсе узды.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов хуҗалыкларда урып-җыю эшләре барышы турында мәгълүмат бирде, эш темпларын көчәйтергә кирәк булган коллективларны әйтеп узды. Җирбагарларның игътибарын ул уҗымнарга туфрак һәм орлык материалын әзерләүгә, шулай ук туфракны төп эшкәртүгә юнәлтте. Сүз шулай ук яңа авыл хуҗалыгы техникасын теркәү, сыйфатын ачыклау максатында Әлмәт лабораториясенә анализга терлек азыгы тапшыру мөһимлеге турында барды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев шулай ук производство технологиясен үтәү зарурлыгы турында искәртте. Ахырда, 25 августтан уҗым культураларын чәчүгә керешергә кирәк, диелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев