Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Таләпләрне үтәүчеләр азрак

Март ахырында тәмамланган "Нефть хуҗалыгы" операциясе нәтиҗәләре буенча "Нур-Агро" һәм "Вафауллин" агроколлективлары иң яхшылары булган.

Район дәүләт техник күзәтчелек инспекторы Р. Вәлиев хәбәр итүенчә, әлеге хуҗалыкларның нефть материаллары складлары, заправка пунктлары торышына карата бер генә шелтә дә белдерелмәгән. "Хәйдәров", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин", "Заря", Тукай исемендәге агропредприятиеләргә зур булмаган җитешсезлекләр әйтелеп, күрсәтмәләр язылган. "Уңыш" һәм "Таң" җаваплылыгы чикле җәмгыятьләренең нефть хуҗалыклары исә бернинди дә таләпләргә туры килми, шул сәбәпле җаваплы шәхесләргә беркетмә төзелде, дип билгеләп үткән Рөстәм Салих улы, "Игенче" җәмгыятендә дә әлеге юнәлештә анык чаралар күрү таләп ителүен ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев