Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы туплау кампаниясенә иң яхшы хәзерлекне Тукай исемендәге җәмгыять күрсәтте

Агымдагы атнада район хуҗалыкларында эшләгән республика комиссиясе шундый фикергә килде. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Ришат Насыйров һәм Вәсим Зиннәтуллин җирле белгечләр озатуында "Таң", "АгроМир", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин", "Гәрәев" агроколлективларының да "яшел" уракка әзерлеген күздән кичерде.

Техника һәм тагылма агрегатларның төзеклеге, аларга утырып эшләргә кадрлар булуы, базларның яңа азык кабул итүгә әзерлеге, хезмәтне саклау буенча күрелгән чаралар, хезмәткә түләү шартлары һәм башка шундый мөһим факторлар белән кызыксынган комиссия, хуҗалыкларда, язгы-кыр эшләре тулаем тәмамланмау сәбәпле, эшләп җиткерәсе эшләр булуына карамастан, терлек азыгы туплау кампаниясенә хәзерлекне начар дип бәяләмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X