Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уңай динамика бар

Терлекчелек тармагының ике айлык нәтиҗәләре буенча агымдагы атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә киңәшмә узды.

Агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, зооветбелгечләр каршында чыгыш ясаган Бөгелмә нәселле маллар предприятиесенең баш мал табибы Ф. Бадыйков районда үрчем алуда уңай динамика күзәтелүен билгеләп узды. Шулай да малларның турлап бозаулавыннан китәр өчен хуҗалыкларга әле бераз эшләргә кирәк. Киңәшмә күңелле миссия белән тәмамланды. Фаил Ринат улы 2012 елның ике аенда үрчем алу буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән "Нур-Агро" ҖЧҖ технологы Ф. Сафинага, "Кәрәкәшле" ҖЧҖ осеменаторлары Г. Гәрәева һәм Ф. Гарифуллинага истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев