Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уңган савымчыны тормыш үзе билгели

"Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгы савымчылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгесен беренче генә ел үзендә кабул итми.

Конкурсантларның күбесен сезнең хәбәрчегез танып белсә, ә укучы исемнәреннән белә. Алар барысы да үз өлкәләрендә тәҗрибәле осталар. Шуңа да карамастан, әлеге көч сынашуда алар бик теләп катнашалар.
- Чөнки бу бәйгедә катнашу безгә хезмәттәшләр белән аралашырга, тәҗрибә тупларга, башкалар ничек эшләвен күрергә һәм ял итәргә менә дигән мөмкинлек, - дип үз фикерләре белән уртаклаштылар "АгроМир" ҖЧҖ вәкилләре Фәһимә Сафина һәм Фәүзия Баязитова. - Моннан тыш, бәйгенең республика турына үтү ихтималы да туа.

Бәйгенең тантаналы өлешендә баш судья район авыл хуҗалыгы бүлегенең җитештерү-маркетинг буенча консультанты Марсель Зарипов элекке бәйгеләрдән үк билгеле булган максатлар һәм бурычлар белән таныштырды. Кайбер бүлекләргә кертелгән үзгәрешләрне искә алмасаң, алар элеккечә калган диярлек. Шулай итеп, теорияне белү белемнәре акрын гына практикага күчте. Шуны әйтергә кирәк, теорияне белмәсәң практикада гомумән бернигә дә ирешеп булмый. Ә технологияне белү иң беренче чиратта! Аппаратны сүтү һәм киредән җыю - ул автомат сүтеп җыюга тиң. Ике очракта да сүтергә була, ә менә җыюы... Дөрес итеп җыюдан синең уңышың тора. Әлеге төрдән "имтихан" тапшыручылар практикага күчтеләр. Монда хуҗалык җәйге лагеренда күптәннән инде "контактсыз" саву ысулы кулланыла - саву аппараты ярдәмендә сөт үткәргечләр аша танк-суыткычларга эләгә. Шуңа күрә бәйгедә "сөтнең чисталыгы" пункты "кирәк булмаганга" төшеп калдырылды.
Осеменаторлар, бүген көтүне үрчетү буенча технологлар дип йөртелүчеләрнең эшендә дә үз нечкәлекләре җитәрлек. Аларның белемнәреннән һәм осталыкларыннан терлекчелекнең киләчәге һәм артуы тора. Технологлар арасында иң нык белемне "Нәбиуллин" КФХдан Гөлшат Җәләева күрсәтте, ул 100 балл җыйды. Икенче урынны, 98 балл җыеп, Тукай исемендәге ҖЧҖдан Раушания Усманова яулады. Бары тик дүрт очкога гына калышып пьедесталның өченче баскычына "Кәрәкәшле" ҖЧҖдан Гүзәлия Гәрәева күтәрелде.
Машина белән савучы операторлар арасында "Гафиятов" КФХдан Әлфия Вәлиева лидерлык итте, икенче урында - "Нәбиуллин" КФХдан Ирина Погорелова, өченче урынны "АгроМир" ҖЧҖ савымчысы Рәмзия Камаева яулады.
Шунысы куанычлы, ярышларда крестьян-фермерлык хуҗалыклар да катнаша башлады. Моны үз чыгышында Рөстәм Нуриев та билгеләп китте. Агымдагы елда узган бәйгегә "Әхмәтшин", "Гафиятов", "Тимербаев" крестьян-фермерлык хуҗалыкларыннан да белгечләр катнашты. Район башлыгы бик рәхәтләнеп җиңүчеләрнең кулларын кысты һәм алдагы елларда да аларны күрергә насыйп булсын, дип теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X