Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Уңыш” җәмгыяте механизаторлары районда беренчеләрдән булып көзге чәчүгә чыктылар

Димтамак авыл җирлеге территориясендә узган атнада оештырылган оператив киңәшмәдә сүз игеннәрне урып-җыю һәм уҗым культуралары чәчү турында барды.

айонда урак кеше факторы аркасында тоткарлык белән бармый. Һава торышының көйсезлеге аркасында игеннәр тигез өлгермиләр, нәкъ менә шул сәбәпле аларны турыга урып-суктырып булмый. Бүген күпләр бөртеклеләрне теземнәргә салырга мәҗбүр. Дөрес, арада техникасы җитешмәгән, эшчеләргә кытлык кичерүче берничә фермер бар. Мондый очракларга район башлыгы Рөстәм Нуриев авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, үзебезнең җитештерүчеләр ярдәмгә килә алмый икән, күрше-тирә районнардан тәкъдим ителгән хезмәт көчен резервта тоту мөһимлеген ассызыклады.

Бүген игенчеләр арпа кырларында мәшгуль. Быел бу культура район буенча жиде мең гектарга якын мәйданда игелде. Соңгы арада торган коры һава торышыннан файдаланып, механизаторлар уракка зур темп өстәделәр: арпа кырларының яртысыннан күбрәгендә урып-җыю эшләре тәмамланды. Бүгенге, кичен фаразланган һава торышының иртәнгә ярамавы ачыкланган шартларда, игнчеләрнең урып-җыюны тизләтү өчен көнне-төнгә ялгап эшләми чаралары калмады. Бер генә урында да техника эшсез һәм механизаторсыз торырга тиеш түгел - бу җинаятькә тиң, дип басым ясады Нуриев. Чөнки алда әле 10 мең гектарда үстерелгән бодай кырлары көтә. Күпчелек урында икмәкләр чиста, шуңа күрә аларны турыга урып-суктыруга йөз тотарга кирәк, дип урак темасын дәвам иткән район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин, саламны җыеп урнаштыру мөһимлегенә дә басым ясады. Ул хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар каршына, кырларда эскерт куймыйча, саламны төргәкләп, ферма территорияләренә кайтарып урнаштыру бурычын җиткерде. Бу юнәлештә тәҗрибәле агроном "Уңыш" җәмгыяте эшчәнлеген мисал итеп тә китерде. Бүген әлеге коллектив механизаторлары комбайннар артыннан ук саламны төргәкләп ташып бетереп кенә бармыйлар, алар туфракны да эшкәртеп баралар. Нәкъ менә август аенда күтәртелгән зәп кенә икмәкләрнең уңышлылыгын 15-20 процентка арттырырга сәләтле. Төхбәтуллин туфракның өске катламын эшкәртү белән генә мавыкмаска киңәш итте, сөрүлекләрнең ким дигәндә дә 50-60 проценты капландырылып сөрелергә тиеш.

Киңәшмәдә көзге чәчү - кызыл җеп булып сызылды. Бу агрочараның технологик үзенчәлекләренә тукталган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетингы бүлеге консультанты Андрей Борисов, уҗымнарны, теләсә нинди һава торышында да үз-үзен аклый торган культуралар һәм яхшы элгәр буларак, чәчү структурасының ким дигәндә дә 40 процентына урнаштырырга киңәш ителә диде. Шул вакытта алар надан һәм ялкау хуҗаны - арыш урынына арыш яисә арпадан соң арыш чәчкән крестьянны бөлдерергә дә сәләтле. Район башлыгы гомумән уҗым арышы чәчүнең никадәр файдалыгын анализларга тәкъдим итте.

- Һәр гектарыннан уртача 18-20 центнер бөртек алу өчен генә арыш үстереп торуның мәгънәсе бар микән? Аның һәр гектарынна аз дигәндә дә 30-35 центнер уңыш җыеп кына үз кыйммәтен аклый ала. Бәлкем безгә уҗым бодаен игү сорауларын ныграк өйрәнергә һәм әлеге культурага күбрәк мәйдан бирергә кирәктер? Хәер, безнең арада бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплап өлгергән "Игенче", Тукай исемендәге җәмгыятьләр дә бар. Гомүмән, район хуҗалыкларында, киләсе берничә елны исәпкә алып, фәнгә нигезләнгән чәчү әйләнеше төзүгә җитди игътибар бирергә кирәк. Кайда уҗымнар булачагын, кайсы мәйданның чиста парга калдырыласын һәр хуҗа ачык һәм анык белергә тиеш. Алайса безнең арада һаман элеккечә, бүрек кая барып төшә, шунда чәчүче, нинди орлык ишле, шуңа күбрәк мәйдан бирүче кешеләр бар әле. Бер уч уңыш җыеп алгач, аларның башында "бу миңа нигә кирәк булды икән?" дигән сорау туа. Шуңа күрә басу әйләнеше тамырдан уйлап эшләнергә һәм тайпылышсыз үтәлергә тиеш, - дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.

Чираттагы киңәшмә юкка гына Димтамак авыл җирлегендә узмады: "Уңыш" җәмгыяте механизаторлары районда беренчеләрдән булып көзге чәчүгә чыктылар. Чарада катнашучылар агрегат эшләп киткән мәйданда арышны чәчү нормасын һәм тирәнлеген күздән кичергән, шытымнарны кышка тукландырып кертүнең мөһимлеге турында фикер алышкан аграрчыларның игътибарын Сәгадәтулла Төхбәтуллин уҗымнарны чиста парга яисә иң яхшы элгәр - туфракны азотка баетычы борчактан соң чәчү мөһимлегенә тагын бер кат җәлеп итте. Әлеге факторларның беренчесе буенча алга таба шактый адым ясаган хуҗалыклар борчак белән генә һич уртак тел табарга теләмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев