Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уңыш җыюда яхшы этәргеч

Кичә район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев уңыш җыюда мәшгуль булган иң яхшы комбайнчыларга тагын премияләр тапшырды.

Хезмәтчәннәрне эштән бүлмәс өчен, ул хуҗалыкларга шәхсән барып, алдынгы җирбагарларга кырда ук премияле конвертлар тапшырды. Тукай исемендәге ҖЧҖда ашлык җыю комбайннарында эшләүче - биш, "Нур" КФХда - өч, "Кәрәкәшле" ҖЧҖда - ике, "Вафауллин" һәм "Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыкларында берешәр механизатор бүләкләнде. Рөстәм Нуриев билгеләп узганча, хезмәтчәннәрне бу рәвешле дәртләндерү үз нәтиҗәләрен бирә. Мәсәлән, күптән түгел бер тапкыр премия тапшырылган ике комбайнчы, урып-җыюда тагын яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, икенче тапкыр премиягә лаек булган. Алга таба да алар, темпларны киметмичә, район башлыгы кулларыннан өченче конверт алуга өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев