Узган елда район буенча сөт җитештерү 2011 елга караганда 103 процентка арткан.
"Уңыш", "Таң", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин", "Вафауллин" агропредприятиеләренең сөтчелек фермалары үзгәртеп корылу сәбәпле, әлеге хуҗалыкларның бөтенесендә диярлек сөт җитештерү артты. Яңа шартларда эшләү нәтиҗәсе продукция сыйфатында да чагылды. Моңарчы тулаем I сорт белән базарга озатылучы сөтнең 30 проценты югары сорт белән сатылды, дип хәбәр итте районның баш зоотехнигы М. Зарипов. 2012 елда район буенча мөгезле эре терлекнең 176 башка артуында да бөтен хуҗалыкларның диярлек өлеше бар.
Терлекчелек продукциясе җитештерүдә фермерлар Подгорныйдан Әхмәтшиннар, Әбсәләмнән Шакировлар, Иске Каразиректән Котловскийлар елны уңышлы тәмамлыйлар. Былтыр яңа фермер хуҗалыклары тернәкләнеп китүе дә күңелле күренеш. Әйтик, Акбаштан И. Шәрипов - сөт бирә торган терлек, Подгорныйдан Л. Ильясова - кошчылык, Ютазыдан Р. Габитдинов сарыкчылык белән шө-гыльләнә башлаган.
Нет комментариев