Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яшел үлән савымны арттыра

Бүген район хуҗалыкларында кызу чор - урак чоры. Шул ук вакытта крестьян савымнар турында да онытмый - аның өчен сөт - тере акча, заман таләбе шундый. Әмма акча эшләү өчен күп тырышлык салырга кирәк. Өстәвенә, сөт күләменең иң югары дәрәҗәсе дә, билгеле булуынча, июнь-июльгә туры килә.

Урып-җыю чоры барышы буенча чираттагы киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев аграрчыларга шуны искәртте: икмәкне вакытында җыеп алуга бөтен көчне салу мәҗбүри, шул ук вакытта сөт турында да онытмаска кирәк.
Район буенча 24 июльгә сөтнең тулаем күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике тоннага диярлек артык. Әлеге күрсәткечне район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Марсель Зарипов, гамәлдә барлык хуҗалыклар да продукциянең артуына ирештеләр, дип шәрехли. Терлекләрнең продуктлылыгы арту сәбәбен ерактан эзләргә кирәкми, ул күз алдында - быелгы җәй куе үләнгә бай, бу һәр җирдә малларны өстәмә тукландыруны оештырырга мөмкинлек бирде, ди Зарипов. Нәтиҗәләр күз алдында: уртача тәүлеклек савымнар куандыра. Иң күп сөт бирүче сыерлар Тукай исемендәге ҖЧҖда - бер сыерга уртача тәүлеклек савым 16,7 килограмм тәшкил итә, шулай ук хуҗалык югарыда күрсәтелгән датага тулаем сөт савымын узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер тоннадан артыкка күбәйткән. "АгроМир" ҖЧҖда бер сыерның уртача тәүлеклек продуктлылыгы - 13, "Нәбиуллин" КФХда - 11 килограммнан артык һәм "Уңыш" ҖЧҖда 11 килограммга якын сөт тәшкил итә.
Сөт күләме һәм аны сату буенча район авыл хуҗалыгы идарәсеннән 24 июльгә алынган оператив сводкадан күренгәнчә, бер сыердан "Кәрәкәшле", "Игенче", "Вафауллин", "Таң" хуҗалыкларында җиде килограммнан алып тугыз килограммга кадәр сөт савалар. "Кәрәкәшле" ҖЧҖда түбән савымның сәбәбе дип Зарипов хуҗалыктагы кадрлар кытлыгын атады. Вакытында хезмәт хакы түләнүгә, фермаларны заманча җайланмалар белән тәэмин итүгә карамастан, терлекчелеккә бүген бөтен кеше дә омтылып тормый. Чөнки крестьян хезмәте шактый четерекле, шуңа да карамастан, оста хуҗалык иткәндә, яхшы нәтиҗәләр бирә. Әмма бүгенге көндә терлекчелектә эшләргә теләүчеләр аз. Узган елда кәрәкәшлелеләр район бюджеты ярдәмендә реконструкцияләнгән бер ферманы файдалануга тапшырган. Бүген чираттагы "Арочная" фермасында сыер абзарын реконструкцияләү алып барыла, бу продукция сыйфатын уңай хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Җайланмаларны биредә көзен урнаштыру планлаштырыла.
Ә "АгроМир" ҖЧҖда шул ук вакытта сыер абзарының иске корпусын ташланган сыерларны кабул итүгә әзерләү алып барыла. Биредә барысына да сакчыл карыйлар, сыерлар торагының һәр квадрат метры да билгеләнеше буенча файдаланыла. Гамәлдә шушы көннәрдә иске сыер абзары 200 баш буаз сыерга исәпләнгән ташланган сыерлар цехы итеп реконструкцияләнә. Тагын өч хуҗалыкның фермаларда реконструкция үткәрүләреннән тыш, һәр җирдә терлекчелек биналарын кышлату өчен терлекләр кабул итүгә әзерләү алып барыла. Әйтик, һәр җирдә биналарда беренчел дезинфекция үткәрелгән, бүгенге көндә алар тирестән механик рәвештә чистартыла.
Шуны искәртәбез, районда АПКны үстерү район программасы актив тормышка ашырыла. Әлеге программага ярашлы, хуҗалыклар корылыклы 2010 елда югалтылган терлекләр санын арттыру өстендә эшлиләр. Кече фермерлар да читтә калмый. Шулай итеп, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, кече крестьян-фермер хуҗалыкларында терлекләр саны 156 башка арткан. Авыл хуҗалыгын үстерүгә гаилә фермалары да үз өлешләрен кертә. Шуны искәртергә кирәк, авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүнең яңа һәм перспективалы юнәлешләренең берсе - гаилә фермаларын төзү. Узган елда республика хөкүмәте тарафыннан "2012-2014 елларда Татарстан Республикасында гаилә фермаларын үстерү" республика программасы расланды. Республика терлекчелеге өчен әлеге стратегик әһәмияттәге юнәлешкә ярдәм сыйфатында ташламалы кредитлар бирү, терлек сатып алуны субсидияләү, 60х40 программасы буенча технологик җайланмалар бүлү, подъезд юлларын төзү каралган. Программадагы соңгы пунктка ярашлы, быел Минзифа Шакирова (Әбсәләм) һәм Илгиз Шәрипов (Акбаш) гаилә фермаларының терлекчелек комплексларына керү юллары төзекләндерелә.
Крестьян хезмәте - четерекле, дип әйтү буш сүзләр генә булмасын өчен мондый мисал китерәбез. Савым көтүенең югары продуктлылыгына ирешү өчен җитәрлек азык күләме әзерләү генә түгел, аның сыйфатына, рационны төрлән-дерүгә ирешү дә мөһим. Бу максатларда хуҗалыкларда дару үләннәре, яфраказык әзерләү алып барыла. Тиешле лаборатория нәтиҗәләренә килгәндә, әзерләнгән хуш исле азык сыйфаты барлык хуҗалыкларда да беренче класслы. Быел таләп ителгәннең 130 процентка якыны әзерләнгән - иң уңдырышлы елларда да мондый нәтиҗә булмаган!
Сенаж салу яхшы алып барыла, кукурузның, суданканың уңышы начар булмас дип көтелә. Көзгә һәр хуҗалыкка тары һәм яшел конвейерга рапс чәчү заданиесе җиткерелгән. Бу җәһәттән хуҗалыклар орлыклар белән тәэмин ителгән. Быел хайваннар ач булмаячак. Кемнеңдер ваемсызлыгы гына көтелмәгән нәтиҗәләргә китермәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев