Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы элеваторы беренче олауларны кабул итте

Якшәмбе иртәсендә Тукай исемендәге җәмгыять арыш тапшыра башласа, сишәмбе көнне аңа "Уңыш" җәмгыяте игенчеләре дә кушылды. Уҗым культураларының район буенча һәр гектардан уртача уңышы 24,2 центнер тәшкил итә.

- Узган ялларда 2878 тоннага якын арыш кабул итеп өлгердек. Безнең предприятие, гадәттәгечә, Баулы һәм Азнакай районнарына да үз уңайлыкларын күрсәтә. Азнакайлылар исә урып-җыю эшләрен гомумән матур итеп башлап җибәрде - шимбә көнне Ютазы элеваторы коллективы алардан килгән Кызыл олауларын кабул итте, - дип хәбәр итте предприятие директоры Гөлүсә Дәүләтшина.

Үткән ялларда утырып киткән көннәр шактый хуҗалыкларга уракка керешеп китү мөмкинлеге тудырды. "Нәбиуллин", "Кәрәкәшле" кебек эре коллективлар белән беррәттән, "Гафиятов", "Гайнетдинов" кебек кече фермер хуҗалыклары да икмәкләрне теземнәргә сала башлады. "АгроМир" җәмгыяте механизаторлары исә уракны борчактан башлады. 120 гектарда үскән кузаклыларны Наил Гыйльманов белән Рәсим Әхмәтшин чаба, дип белдерделәр хуҗалык идарәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев