Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы элеваторы җитәкчесе Гөлүсә Дәүләтшина быелгы икмәкнең күләме, сыйфаты һәм хакы турында әңгәмә уздырды

Көн озынына 2000 тоннага кадәр ашлык кабул итү мөмкинлегенә ия булган Ютазы элеваторы, һәр елдагыча, быел да икмәк олауларын тулы хәзерлек белән каршы алды.

Без элеватор янына килеп туктаганда, үлчәү хуҗалыгына чиратта биш-алты КамАЗ-длиномер тора иде. Лаборатория кызларының икмәкне анализга алуын көтеп торган Баулы районыннан килгән шоферларның берсе Ютазы элеваторы белән хезмәттәшлек итүеннән канәгать булуын яшереп калмады:

- Әлеге коллектив белән эшләве - үзе бер рәхәт. Башка район элеваторларына да икмәк тапшырган чакларым булды. Үз автотранспортларына өстенлек биреп, чит машиналарны эстакададан куып төшергән вакытлары да була иде. Биредә күрсәтелә торган уңайлыклар - югары дәрәҗәдә.

Урып-җыюга керешкән авыл хуҗалыгы формированиеләре өчен генә кызу көннәр түгел. Бүген Ютазы элеваторы өчен дә киеренке сезон.

- Предприятие тәүлек әйләнәсенә эшли. Бертуктамый икмәк киптерүче механизмнарның эшендә өзеклекләр туганы юк. Монда, әлбәттә, мастерларның махсус укуларда белемнәрен күтәреп, ныгытып торулары зур роль уйный, - дип әңгәмәбездә билгеләп узды коллектив җитәкчесе Гөлүсә Дәүләтшина.

Кадрлар турында сүз чыккач, элеватор директоры икмәк кабул итү чорында бик күп өстәмә эшчеләр кабул итүләрен һәм аларның шактыен, предприятиедә эш авыр булуга карамастан, студентлар тәшкил итүен канәгатьлек хисе белән билгеләп узды.

Бүген кайсы гына җитештерүчене тир түгеп үстергән икмәгенә биреләчәк бәя кызыксындырмый икән? Икмәк булса - җыр була... Халык теленә кереп калган бу мәкальне бүгенге базар шартларында "Икмәккә лаеклы бәя булса - күңелдә җыр туа" дип үзгәртми чара юк.

- Әлегә анык бәяләр билгеле түгел. Шул ук вакытта икмәк май аенда булган хактан чыгып бәяләнер дигән фаразлаулар да юк түгел. Ул вакытта сыйфатына карап бодайның тоннасына 4-5 мең, арпаның тоннасы 6 меңнән артык торды. Фуражга яраклы бодай хакын әйтеп булмый. Шунысын билгеләп узарга кирәк, ипи пешерергә яраклы бодай белән фуражга яраклы бодай бәясендә аерма бик аз. Чөнки фураж бодаена хаҗәт зур булды һәм шулай булып кала да.

Гөлүсә Дәүләтшина белән яңа уңыш икмәгенең сыйфаты турында да фикер алыштык. Тапшырыла торган көзге бодайның сыйфаты күпчелек III класска туры килә. Арада IV класс таләпләренә җавап бирә торган бодай тапшырган хуҗалыклар да юк түгел.

- Икмәкне теземнәрдә киптереп сугуга өстенлек бирсәләр дә, Ютазы районы хуҗалыклары тапшырган арыш А группасына туры килә. Әлеге группаның да классларга бүленүен исәпкә алсак, арышның сыйфаты III класска гына җавап бирә. Бу башаклар өлгергән чорда яуган яңгырларның "файдасы". Мондый сыйфатлы ашлыкны күпчелек очракта партнерлар техник максатлар өчен сатып ала.

Ничек кенә булмасын, үз баласыдай тәрбияләп үстергән икмәге язмышы өчен янмаган-көймәгән бүген берәр җитәкче бар микән? Әлеге сорауга җавап эзләргә дә туры килмәде. Элеватор җитәкчесе белән территориягә чыкканда, үзебезнең район хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып икмәк тапшыра башлаган "Уңыш" җәмгыяте директоры Аяз Шафигуллин белән фермер Илдус Нәбиуллин төп офиска таба җил-җил атлап килә иде. Ике арада корылган әңгәмә нәкъ менә сыйфат һәм бәя турында барды. Шул ук вакытта Баулы районыннан килгән безгә таныш булган шофер ашханәдә баскычына чыгып басты. Кыяфәтенә караганда, ул ашчы кызлар пешергән ризыклардан да бик канәгать калган булса кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев