Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы элеваторында икмәкнең хаклары билгеле булды

Ютазы элеваторы амбарларында бүген 15 мең тоннадан артык ашлык ята. Шуның 2,5 мең тоннасы - Ютазы районы игенчеләре тапшырган бөртек.

Игенче тир түгеп үстергән икмәкнең ниһаять анык хаклары билгеле булды, дип хәбәр итте Ютазы элеваторы директоры Гөлүсә Дәүләтшина. Авыл хуҗалыгы формированиеләре тапшыра торган ипи пешерергә яраклы арышның I һәм II классларына туры килгән һәр тоннасы - 5000, III класска җавап биргәне - 4500, фуражга яраклы арпаның тоннасы - 7000, III класс таләпләренә туры килгән азык-төлек бодаеның һәр тоннасы - 9000, IV һәм V класска җавап бирүче бодайның һәр тоннасы 8000 сум тора. Шуны әйтергә кирәк, район газетасының моннан алдагы санында Ютазы элеваторы тормышы турында чыккан материалда, кайбер вазифаи затларның башка төрле мәгълүматка ия булуы аркасында, дөреслеккә туры килми торган торган хаклар басылуга юл куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X