Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районы кыр алдынгылары

Уракка зур оешканлык белән кереп киткән "Уңыш" җәмгыяте кырларында бүген өч берәмлек комбайн икмәк суга.

Шулар арасыннан яшь һәм өметле механизатор Илдар Галиев үзе эшли торган "ДОН-1500" комбайны бункерыннан 177 тонна ашлык озаткан. Тукай исемендәге җәмгыятьтә "Нью-Холланд" комбайнында урып-суктыру эшләре алып баручы Айрат Зәйдуллин 170 тонна ашлык җыйнап алырга өлгергән. "Кәрәкәшле" җәмгыяте басуларында КЗС-1218 маркалы комбайнда эшләүче Фирданис Гәрәев 111 тонна яңа уңыш бөртеге суктырган. "Нәбиуллин" хуҗалыгында "ДОН-1500" комбайнында уракка керешкән Әнәс Вилданов 99 тонна бөртек җыйнап алган. "Таң" җәмгыяте механизаторы Рөстәм Абдуллин КЗС-812 маркалы комбайны бункерыннан 48 тоннадан артык ашлык озаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев