Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районында язгы кыр эшләре финиш сызыгына якынлаша

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов хәбәр итүенчә, планда каралган мәйданның бүгенге көндә 96 процентында язгы агрочаралар тәмамланган. Кече фермер хуҗалыклары чәчүне тәмамласа, эре агроколлективлардан "Уңыш", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин" хуҗалыкларында язгы кыр эшләренең темп һәм сыйфаты аеруча яхшы.

Соң чәчелә торган культуралар - рапс, карабодай һәм силоска кукуруз мәйданнары - төп эш фронты булып тора. Гадәттә, чәчү кампаниясенең соңгы аккордлары тынарга да өлгерми, авыл эшчәннәре печән өстенә хәзерлек күрә башлый. Бүген район агроформированиеләрендә терлек азыгы туплауга хәзерлек дәрәҗәсен бәяләүче республика комиссиясе эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев