Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Үзгәрешләрнең максаты - бәладән саклау

"Кәрәкәшле" җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында март ахырында күрсәтмә техник карау уздырылачак.

Механизаторның мәшәкате язгы кыр эшләренә техника ремонтлау белән генә чикләнми. Аңа техник карау үткәреп, эштә файдаланырга рөхсәт кәгазе алу - мәшәкатьләрнең тагын берсе, һәм бу кыш буе башкарган ремонт эшенә бәя булып та тора. Районның дәүләт техник күзәтчелек инспекторы Р. Вәлиев хәбәр итүенчә, агросәнәгать предприятиеләрендә тракторларга һәм аларга тагылмаларга еллык техник карау графигы төзелгән, һәм ул кичектерелмәс, дип өметләнә белгеч. Чөнки...
- 2011 елда төрле сәбәпләр аркасында "Кәрәкәшле", "Вафауллин" хуҗалыклары, гариза язып, графикта каралган көнне чигендерделәр. "Идрисов" крестьян-фермерлык хуҗалыгында техник карау уздыру түгел, биредә техникалар хәтта учетка да куелмаган. Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышын тикшергәндә, "Уңыш", "Хәйдәров" агроколлективларында күп шелтә белдерелде. Игътибарны тагын шуңа юнәлтәсе килә, техник карауга әзерләнгәндә бер көнлек кенә хәзерлек булмасын иде. Элементар фараларны гына алыйк. Техник карау узган көнне булып, яңадан ватылсалар, аларны бик сирәк урында яңарталар. Ә бит шул трактор төнлә дә эшләргә, юлларда да йөрергә мөмкин, - дип әлеге чараның әһәмиятенә басым ясады Рөстәм Салих улы.
Быел техник карау процедурасына таләпләр тагын да көчәйтелгән. Тормоз, руль идарәсе системаларында, тышкы яктырту приборларында, көпчәк һәм шиннарда, двигательдә аз гына җитешсезлекләр табылса да, машинаны эшләтү катгый тыелып кына калмый, күрсәтмә төзелә, дәүләт теркәү билгесе салдырыла, беркетмә языла, техниканың документлары алына. Ачыкланган кимчелекләрне юк итү өстендә эшләргә вакыт бирелә һәм техник карау өчен өстәмә срок билгеләнә, дип ачыклык кертүче Р. Вәлиев аларның хезмәтенә карата куелган таләпләрнең дә кырыслануын ассызыклады. Дәүләт техник күзәтчелек инспекторының объектта техник карау үткәреп кайт-кан көнне үк Татарстан Республикасы үзйөрешле машина һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенә фотосурәтләр белән тулыландырылган эш нәтиҗәләрен хәбәр итүе мәҗбүри. Болар бөтенесе дә хезмәтчәннәрне, эш белән тәэмин итүчеләрне бәла-казасыз эшләтү һәм яшәтү өчен гамәлгә кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев