Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Уңыш»та көзге бодай суктыруга керештеләр

170 гектар мәйдандагы көзге бодай инде чабылган, бүген дүрт комбайн аны суктыруга кереште.

Менә алар, кыр кораблары, теземнәргә салынган бодайны суктыра, ватаныбыз амбарларына салыначак яңа уңышны җыя. ДОН-1500 ашлык җыю комбайны белән Равил Латыйпов идарә итә. Шундый ук икенче комбайнның штурвалы артында аның әтисе Ренат Латыйпов, Акрос-585  комбайнында - Илмир Мәрданшин һәм Илнар Хәлилов. Үз техникасын басу кырыена туктаткан Равил Латыйпов янына КамАЗда Илмир Латыйпов килеп җитә һәм машинасының бортына ашлык ташкыны агыла. Ике механизатор – Илдар Нәгыймов һәм Радил Игъдисламов МТЗ-82дә саламны түкләп бара.

- Комбайнчы булып син ничәнче ел эшлисең, - дип сорыйм, минем үтенечем белән комбайн руле артыннан төшкән Равил Латыйповтан.

- Дүртенче сыйныфтан бирле әтигә урып-җыюда булышам, - дип җавап бирә ул, - комбайнда бишенче елым.

Карап торышка яшь кенә егет кебек тоелган комбайнчы ике яшьлек Радмирның әтисе булып чыкты. Ә мондый хезмәт сөючән, гаиләне туендыручы әти белән горурланырга гына кала. Өстәвенә, урак вакытында яхшы гына акча да эшләп була. Әмма әлегә алынган уңыш турында сөйләргә иртәрәк. Хуҗалык җитәкчесе Айнур Әхмәдиев билгеләп үткәнчә, ашлыкны әле яңа гына ташый башлаганнар. Шулай булгач, гектарыннан күпме центнер уңыш чыгуын соңрак хәбәр итәрбез.

Роза Искәндәр

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев