Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

АгроМир: технология - нәтиҗәле хезмәт нигезе

"АгроМир" җәмгыяте баш зоотехнигы Айдар Ханбеков белән азык базы янында очраштык - дым үлчәгеч белән азык сыйфатын ачыклаган белгеч, аның нормага туры килүен хәбәр итте.

Болытларга кадәр тузан өере күтәреп, бер-берсенең үкчәсенә үк басып "йөгерүче" "КамАЗ"лар аударып киткән сенажны бертуктамый тыгызлаучы трактор тавышыннан колаклар тонды.
- Әлеге вакытта без люцернадан сенаж салабыз. Базга кайтып ауган массаның дымлылыгын даими контрольдә тотабыз, - дип сөйли Айдар.
Сыерның сөте - телендә дип, ничәнче буын бабайлар әйткәндер, белмим, әмма ул бүген дә үз көчен югалтмый. Хуҗалык кырларында эшләүче "Ягуар" комбайнына 300 литрлы сыем урнаштырылган, закваска 100 тонна сенажга исәпләнә - терлек азыгы хәзерләүдә технологияне сакламый торып, югары продукция алам димә.
Бүген бәйрәкәлеләр көн саен 14 тонна сөт сава. Контроль савым арада тәүлегенә 32 килограммга кадәр сөт бирүче сыерлар барлыгын күрсәтә. Дөрес, хуҗалыкта берникадәр вакыт элек савым кимеде, "сыерларның потенциалы тулысынча файдаланылмый" дип, җирле белгечләрнең тәнкыйть утына тотылган чаклары да булды.
- Савым көтүенең потенциалын тулы көченә файдалану өчен берникадәр үзгә рацион таләп ителә. Әйтик, рапсны фураж, түп, май төрендә, борчакны тулы күләмдә, ягъни югары энергияле һәм аксымлы азык куллану таләп ителә. Шул ук вакытта без шикәр хаҗәтен дә истә тотарга тиеш. Сенажның - аксым, силосның энергия чыганагы булуын күздә тотсак, аларны бергә кушып ашату - иң яхшы нәтиҗә бирә. Без шушы максатка йөз тотабыз. Бүген рационны аксымга бай өстәмәләр, түп һәм яшел азык белән баету хисабына савымны арттыра алдык, - дип сөйләвен дәвам итте белгеч.
"АгроМир" җәмгыяте ел әйләнәсенә терлекчелек тармагы галимнәре белән хезмәттәшлек итә. Һәр баздагы азык башлангыч этапта ук анализга озатыла, шулай ук даими рәвештә канга ясала торган биохимия анализлары да мал организмына җитмәгән химик элементларны күрсәтә. Әлеге "бушлык" шундук микро- һәм макро өстмәләр белән тулыландырыла.
Сөт тармагының табышлылыгының 30 процентын галимнәр селекция-нәсел эше белән бәйли. Бу эш тә хуҗалыкта чагыштырмача яхшы куелган, әмма ул әлегә тулаем камил түгел, дип саный Ханбеков. Ике ел инде хуҗалыкта ана терлек тулысы белән ясалма орлыкландырыла. Ел әйләнәсенә тотрыклы сөт савуга ирешү максатында савым көтүенең ай саен 10-12 проценты бозау китерүне дә биредә гамәлгә куеп баралар.
- Малларның генетикасын тагын да яхшырту өчен төп нәсел терлеген махсус тамгалап чыктык. Андыйлар бездә 200 баш һәм без аларны Америка үгезләре спермасы белән аталандырабыз. Туган бозауларны аерым тәрбиягә куябыз һәм максатчан үстерәбез.
Кайсы гына тармакны алма, аның уңышлы эшчәнлеген кадрлар хәл итә. Уңган һәм булганнарны ишетү теләгемә каршы "Бер генә кешене дә аерып күрсәтә алмыйм, хезмәт йөген бергәләп тартабыз", - дип шома гына җаваптан качкан белгеч, шулай да автомашинасын бөтен хезмәт төре механизацияләнгән сөт комплексы яныннан икенче сыерлар абзарына таба борды. Классик ысул белән дүрт рәтле сарайда эшләүче терлекчеләр кичке савымга әзерләнә иде. Тулаем савымның күп өлешен шушы коллектив тәэмин итә, дип ассызыклаган терлекчелек цехы начальнигының бу көнне эше аеруча тыгыз иде. Эшлекле визит белән җәмгыятькә Россельхознадзор вәкилләре килеп җитте - якын киләчәктә "АгроМир" якын чит илләр белән дә алу-сату итә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев