Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бәйрәкә уңганнары – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәмендә

Бүген "АгроМир" җәмгыяте базасында эшләүче терлекчеләр, механизаторлар, белгечләр, җитәкчеләр, хезмәт ветераннары үз бәйрәмнәренә - Авыл хуҗалыгы хезмәтчәнәре көненә җыйналды.

Хезмәттәшләрен ирешкән уңышлары белән "АгроМир" җәмгыяте лидеры Сирин Галиев тәбрик итте. Бәйрәкә халкының шатлыгын уртак итеп килгән район башлыгы Рөстәм Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Азат Мәхмүтов, район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин хезмәт уңганнарына иң җылы теләкләрен җиткерде. Әлбәттә инде бу бәйрәм иртәсендә бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре, музыкаль котлаулар күп булды. Авылның балалар бакчасы нәниләре һәм мәктәп укучыларының монтажы белән башланып киткән бәйрәм иртәсен Казанның үзеннән килеп җиткән артистлар - халыкның, шул исәптән бәйрәкәлеләрнең яратып өлгергән музыканты Ринат Вәлиевның иҗат төркеме дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев