Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чәчү тулы көченә бара

14 майга район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, районда планлаштырылган чәчү эшләре күләменең яртысыннан артыгы башкарылган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов сүзләре буенча, югарыда әйтелгән көнгә "экватор" сызыгы үтелгән инде - бөртекле сабан культураларының яртысыннан артыгы чәчелгән. Эшне ике сменада оештырган "АгроМир", "Уңыш" җәмгыятьләре, "Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыгы авангардта бара.
- Сезонны "Таң" җаваплылыгы чикле җәмгыятендә яхшы башладылар. Биредә чәчү кампаниясе барлык технологик таләпләрне үтәп алып барыла. Фермерлардан Рамил Гәрәевны, Рөстәм Вәлиевны, Әнәс Тимербаевны билгеләп үтәргә кирәк - бу темпларда һәм сыйфатта аларга тиңләшергә кирәк булган кешеләр, - дип шәрехли авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы. - Кече фермерлар - үз активында 210 гектар сөрүлек җире булган Ринат Фәйзрахманов, 80 гектар сөрү җире булган Расыйх Латыйпов чәчүне үз көчләре белән алып бара. Ринат быел җирбагарның бурычын җиңеләйтүче "Агромастер" чәчү комплексы һәм МТЗ-1221 тракторы сатып алган. Ә менә Расыйх чәчүне "классика" - үз куллары белән җыйган иске техника ярдәмендә башкара.
Быел чәчүлекләрдә чүп үләннәре күп булу сәбәпле, аграрчыларның сезондагы беренче чираттагы бурычлары булып шытымнарга кадәр тырмалау һәм шытымнар өстеннән тырмалау тора. Әлеге чаралар чүп үләннәрен юк итәргә һәм туфракта мульча барлыкка килүгә булышлык итә. Туфрак өстенә мульча җәю - үсентеләр янындагы туфракның буш участокларына нинди дә булса көпшәк катлам, иң яхшысы - органик материал каплау, дигән сүз. Ул микроорганизмнар ярдәмендә чери һәм туфракта гумус барлыкка килә.
Бу сезонда беркайчан да булмаганча, гербицидлар белән эшләү таләп ителә, дип басым ясады Гайнетдинов. Аларны мочевина һәм биостимуляторлар кебек бак катнашмалары белән кертү мәҗбүри. Бак катнашмасында гербицидларның оптималь нисбәтен сайлау компонентлар файдалану нормасын киметергә һәм биологик нәтиҗәлелекнең җитәрлек югары дәрәҗәсен сакларга мөмкинлек бирә. Уҗымнарны болай эшкәртү аларны өстәмә тукландыру да булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев