Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Печән чабалар, суктыралар, туфрак эшкәртәләр…    

Район игенчеләренең кызу урак өсте башланды. 


Бүгенге көндә Тукай исемендәге, Ансель Вафауллин һәм «Уңыш» хуҗалыклары уракка кереште. 
«Уңыш» җәмгыятендә борчак суктыруга Илнар Хәлилов һәм Илмир Мәрданшин идарә иткән ике «Акрос» комбайны җәлеп ителгән. 
- 105 гектар борчакны өч көн эчендә чабып бетердек, - ди коллектив җитәкчесе Айнур Әхмәдиев. – Бүген (2 август киченә – автор искәрмәсе) 70 гектар мәйданда борчак җыеп алынды. Бер үк вакытта 420 гектар мәйданны биләгән көзге бодайны чабу бара, хәзерге вакытта Каклыкүл авылы янында 150 гектар чабылды. Шушы көннәрдә аны суктыруга керешәбез. 15 августта уҗым чәчүгә керешергә планлаштырабыз. Аннары сабан культураларын урып-җыюны башлыйбыз. 
Иксез-чиксез кырда - ике дала корабы «йөзә”. КамАЗ машиналарына комбайн бункерларыннан борчак «дулкыны ага”. Шулай итеп, туган җир амбарлары яңа уңыш кабул итүгә кереште. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев