Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы һәм депутатлар авыл эшчәннәренең чәчү кампанияснә хәзерлеген тикшерделәр

Район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә район советы депутатлары узган шимбә иртәсендә авыл эшчәннәренең чәчү кампаниясенә хәзерлекләрен тикшереп, хуҗалыкларда булдылар.

Урыссу бистәсеннән кузгалган микроавтобус Әбсәләм авылы аша Ютазыга юл алды. Программа буенча депутатлар әлеге җирлектә эшләүче Рөстәм Вәлиев базасында булырга тиеш иде. Әмма фермер инде кырга чыгарга да өлгергән. Аның чәчү өчен җир эшкәртеп, кырда тузан туздырып йөрүче агрегатлары ук Вәлиевның җаваплы чорга җитди хәзерлек белән якын килүе турында сөйләде.

- Берничә ел элек кенә авыл хуҗалыгыннан ерак торган кеше әлеге тармакта гомере буе эшләүчеләрнең кайберләреннән күпкә төплерәк булып чыкты, - дип бәя бирде Нуриев.

- Беренче майдан шәхси ихатада сату өчен терлек чалу тыела. Махсус җиһазландырылган сугым объектының берсен Рөстәм Вәлиев тергезәчәк, ә җиһазларны ул "40х60" программасы буенча сатып алу ихтималын күз уңында тота, - дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов объездда катнашучыларга.

Депутатлар утырган микроавтобус Димтамак авыл җирлеге биләмәләренә керде. Олы юлның сул ягында калучы кырларны эшкәртү бурычы быел "Уңыш" җа-ваплылыгы чикле җәмгыятенә йөкләнүен, бу җирләрнең күпмедер өлеше чиста парга калдырылуын, калганына культуралар чәчеләчәген әйтеп узган район башлыгы, әлеге мәйданнарның чын мәгъ-нәсендә культуралы кырларга әверелергә тиешлеген ассызыклады.

Юл буенда җәйрәп ятучы кыр-басуларның бер кишәр-легеннән пар күтәрелүен, икенче өлешендә эреп бетә алмыйча кар ятуын күзәтеп барган депутатлар да табигатьне ныклап уятырга, туфрак өлгерүен тигезләштерергә һәм тизләтергә ләйсән яңгырлар таләп ителүен аңлады.

- Күргәнегезчә, яз озакка сузылды. Тәүлегенә ике мең гектар чәчкән очракта гына, без кыска срокларда кампанияне тәмамлый алачакбыз. Башка елларда кырларга 42 берәмлек техника чыгарган булсак, быел алар күләмен 49га җиткерүне максат итәбез. Чөнки культураларны вегетация чорына сыярлык итеп чәчү таләп ителә, - дип авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Азат Мәхмүтов мәгълүмат җиткергән арада, микроавтобус Ютазы авылына килеп керде. Депутатлар корпусы Лилия Закированың кырга чыгарга хәзерлеге белән якыннан таныштылар. Мәхмүтов фермерның машина-трактор базасының чагыштырмача иске булуын, аны үз көче белән яңартырга һәм ремонтларга тырышуын билгеләп үтте.

- Барлыгы 268 гектар җиребез бар. Анда бөртеклеләр чәчүне планлаштырабыз, - дип каршы алды Закирова кунакларны.

- Басуларыгыз чүпле. Солычадан, билчәннән арындырып, быел аларны тәртипкә салсагыз, якын киләчәктә сезнең хуҗалыкка ярдәм бүлеп бирәчәкбез. Тиздән районда ярма ясый торган тагын бер цех арту ихтималы бар. Шуңа күрә борчак, тары кебек культуралар белән дә эш итәргә мөмкин, - дип әңгәмәгә кушылган район башлыгы Нуриев, фермерга кырга чыгуны озакка сузмаска киңәш итте.

Акбаш авылы җирлегендә эшләүче фермерлар, тәҗ-рибә кырлары бу якларда урнашу сәбәпле, аграр көллият бар булган техникасын басу башына тезеп куеп, депутатларда яхшы тәэсир калдырды. Чыннан да, ремонтланган, буялган, "фейри" белән юылган тракторлар техника парадын хәтерләтте. Шунда ук фермер Радик Хәйретдиновның тракторы тирә-юньне гөрелтегә күмеп, дым каплата. Шул сәбәпле депутатларга аның белән якыннан танышырга мөмкин булмады.

- Кыр эшләре тырмалаудан башлана. Бу агротехнология дым каплата, чүп үләннәрен тартып чыгара, туфракны тигезли. Әмма әлеге эш туфрак өлгергән очракта гына уңышлы килеп чыга, - дип сүз алган район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин, бу кырдагы туфракны учына алып, өлгерү-өлгермәвен дә ачыклап күрсәтте. Туфрак җитешкән иде.

Игенчелек эшен тигез урыннан башлап җибәргән фермер Радик Гайнетдиновның буген базасында дүрт берәмлек трактор һәм тагылма агрегатлар бар. Былтыр үз көче белән дискатор сатып алса, быел ул чәчү агрегаты юнәткән. Аның хезмәттәше Әнәс Тимербаев та "майлы калҗа" эләктергән фермер түгел. Бу хакта без газета битләрендә бер тапкыр гына язып чыкмадык. Агымдагы язга да ул зур хәзерлек белән якын килгән. Хуҗаның орлык фонды да начар түгел. Тикшерелгән чәчү материалы тулысы белән кондицияле. Өстәвенә,1000 бөртек бодайның авырлыгы 38 грамм булса, арпаныкы 45 грамм тәшкил иткән. Бу бик яхшы күрсәткеч. Илгиз Шәриповның 400 гектардан артык җире бар. Үз көче белән эшләргә һәм яшәргә тырышучы фермерның хезмәтен күргән район башлыгы, быел аңа ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан Алма-Ата авылы ягында әле дә булса кар яткан урыннар шактый. Табигате белән үзгә булган бу җирләрдә әтиле-уллы Вафауллиннар эшли. Ютазы авылындагы әле берничә ел элек кенә ятимләнеп калган ферма биналарын үзгәртеп корып, нәселле таналар алып кайтып бастырган Вафауллинның кечесе - Ансель бүген терлекчелек белән шөгыль-ләнә. Сүз уңаеннан, әтисе ярган юлдан киткән кешеләрнең берсе ул һәм мондый шәхес-ләр районда бармак белән генә санарлык.

- 2010 елда бу хуҗалыкта 420 баш мөгезле эре терлек булса, хәзер мең баштан артык мал асрала. Соңгы елларда сөрүлек мәйданнарын да киңәйтте. Өлкән Вафауллин банклар белән кыю хезмәттәшлек итә. Шуның нәтиҗәсендә өч ашлык комбайны, башка төрле тагылма агрегатлар сатып алды. Шул ук вакытта техникага, механизаторларга мохтаҗлыгы бар, - дип Нуриев район депутатларына мәгълүмат җиткерде.

Фермер Вафауллин белән күршелек итүче фермер Нәбиуллинның да кырларының бер өлеше Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгына туры килә. Әмма аларның чагыштырмача иртәрәк өлгерүен тәҗрибәле агрономнар туфракның классик ысул - капландырылып сөрелүе белән аңлатасылары килде.

- Нәбиуллинның һәр кырында җитди "почерк" сизелеп тора. Ул үзе дә тирән белемле, төпле, аз сүзле җитәкче. Хезмәт коллективы белән уртак тел табып эшли белүе дә аның нечкә психолог булуы турында сөйли, - дип бәя бирде басуларны күзәтеп барган Нуриев.

Бүгеннән эшкә керешерлек дәрәҗәдә көйләнеп куелган техника арсеналы белән депутатларны каршы алган коллектив, чыннан да, район башлыгы әйткән сүзләрне аклады. Биредә машина-трактор паркы әлләни яңартылмаса да, ул районда техника белән тулаем тәэмин ителгән хуҗалыкларның берсе, диде Мәхмүтов. Иң мөһиме, кадрларга кытлык юк. Мондагы эшчеләр белән разведкага барырга була, дип тә шаяртып алган район җитәкчелеге: "Әлеге коллектив традицион совет предприятиесен хәтерләтә", - бип бәяләмә бирде. Кунакларның күтәренке кәефе "Кәрәкәшле" җәмгыятендә дә сакланды. Тулаем әзер булган тракторлар, культиваторлар, чәчү комплекслары янында тезелеп торган механизаторларның эшкә ашкынып торуы уңай күренеш. Ришат Әхмәтҗанов хәзердән чәчүгә керешергә әзер, тик менә өлгергән басулар гына юк, дип әйтеп үтте коллектив җитәкчесе Альберт Зарипов. Район башлыгы җәмгыятьнең терлекчелек тармагында булган үзгәртеп кору эшләре нәтиҗәсендә савымның артуын да игътибарсыз калдырмады.

- Димәк, район бюджетыннан кертелгән акчалар заяга китмәде. Якын киләчәктә савым көтүен "ремонтлый" башларга, технологияләрне тагын бер кат күздән кичерергә кирәк. Сөтне мулдан җитештерү өчен бу җәмгыятьтә бөтен шартлар бар, - дип басым ясады ул.

Объездда катнашучылар тәбикмәк белән кайнар чәй эчеп, тамак ялгап алганнан соң, "Уңыш" җәмгыятенә карап юл алдылар. Быел бу коллективка йөкләнеш бермә-бер артты. "2014 елгы кыр эшләренә 2300 гектардан артык җир белән керәбез. Чәчүгә өч агрегат чыгачак. Ашлама тупладык, 23 тонна яңа орлык сатып алдык. Уҗымнар исән, бүген аларны тукландыра башладык. Эшләргә кешебез һәм көчебез җитә. Һава торышының утырып киткәнен генә көтәбез", - дип таныштырып узды директор Аяз Шафигуллин.

- "Уңыш" - өметле хуҗалыкларның берсе. Аның кырларында тәртип. Урагының беркайчан да көзге яңгырларга калганы юк, - диде Төхбәтуллин.

- Сезнең алда шундый ук тәртипне Димтамак кырларына да кертү бурычы тора. Бу җиңелләрдән булмаячак. Әмма мондый тәвәкәллеккә бөтен кеше дә бармый. Көчебездән килгәнчә без дә ярдәм итәчәкбез, - дип Рөстәм Нуриев объезд планлаштырылган беренче эш көнен тәмамлады.

Дүшәмбе көнне депутатларның объезды "Таң" җәмгыятеннән башланды. Кайчандыр бик көчле булган хуҗалык төрле көннәр кичерде. Бүген дә аның проблемалары бар. Хуҗалыкта бер генә йөк машинасы да юк. Бу вәзгыятьтән ул арбалар юнәтеп чыккан. Кырда эшләүче техникага да йөкләнеш шактый. Гәрчә хуҗалык соңгы елларда машина-трактор паркын яңарту өстендә берникадәр эшләсә дә. Зур куәтле тагын бер трактор алырга кирәк тә бит... Җәмгыять директоры Ильяс Гарипов, сөрүлекләре 500 гектарга артса да, аягын юрганына карап сузарга тырыша.

- Булган техниканы һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга быел механизаторлар бик җитди якын килделәр. Чәчү агрегатларындагы бөтен тө-рәннәрне алмаштырдылар, - дип Мәхмүтов җәмгыятьнең техника арсеналы белән таныштырды.

Соңгы елларда "АгроИдея" җәмгыяте аша да бу хуҗалыкка өч миллионга якын бәягә техникалата ярдәм күрсәтелгән. Район ярдәменә килгәндә, узган елда ике терлек абзарын ремонтлауга 1450 мең сум акча булеп бирелгән.

- Терлекчелек продукциясен җитештерүне арттырмый торып, сезгә агымда калу җиңел булмаячак. Тиздән район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре арасында ук көндәшлек башланачак. Җитештергән продукцияңнең үз кыйммәтен киметми торып, сез базарда шәхси урыныгызны таба һәм тота алмаячаксыз. Шуңа күрә җитештерүчәнлек юлында камилләшергә кирәк, - дип киңәш итте Нуриев.

Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыять - районда иң көчле базаларның берсе. Һәм моңа ул ел саен үз хисабына техника, җиһазлар сатып алып ирешә. Өстәвенә, булганын саклап тота, таралганын өр-яңадан ясый. Депутатлар игътибарына тәкъдим ителгән кәтүкләрне механизаторлар иске автомашина һәм трактор арбалары резиналарыннан җыйганнар. Хуҗалык кырчылык тармагын бабайлар чорыннан ук килүче ысуллар белән алып баруга өстенлек бирә. Шуңа күрә биредә тагылма агрегатларның һәр төрлесе сафка куела. Һәр 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә туры килүче малның тыгызлыгы югары булуы да җәмгыятьне терлек азыгы үстерү белән ныклап шөгыльләнергә, елның-елында терлекчелектә төзелеш алып барырга мәҗбүр итә.

- Бу коллективка без былтыр Бәйрәкәтамак җирлегендә тиешенчә эшкәртелмичә, чүп чыганагына әверелгән кырларны бирдек. Әсгать Абдуллин - шул мәйданнарны тәртипкә салган кеше. Шуңа күрә без аңа даими рәвештә ярдәм кулы сузабыз, - дип ассызыклады район башлыгы.

"АгроМир" җәмгыяте исә республика масштабында көчле хуҗалыкларның берсе. Аның биләмәләрен әйләнеп, совет чоры техникасыннан алып, Германия, Австрия, Америка, Голландия һәм башка чит ил фирмалары тракторлары, тагылма агрегатлары, сәгатенә 19 тонна ашлык киптерергә сәләтле киптергеч, тонналап икмәк сакланучы амбарлар белән танышып чыгу өчен депутатларга шактый вакыт кирәк булды. Җәмгыять җитәкчесе Сирин Галиев мондый мөлкәткә ирешүнең башын һәр-нәрсәгә метекле һәм сакчыл караштан башлануын кызыл җеп итеп сузды. "АгроМир" җәмгыяте пешекчеләренең тәмле төшке ашыннан соң депутатлар эш көнен дәвам иттеләр.

Бәйрәкәтамак авыл җирлегендәге хуҗалыкларның таралуына, иң беренче чиратта, нәкъ менә ныклы кул, чын хуҗа булмавы этәрде дә. Бүген гаепне читтән эзләргә тырышырга кирәкми. Юкны бар итеп үз базасын оештырып җибәргән фермер Миргасыйм Кадыйровның складына аны бер белмәгән бәндәләр килеп ут төртмәгән. Кайсы гына тармакны алма, бер йодрык булып эшләгәндә генә аның якты киләчәге бар. Бүген Бәйрәкәтамак зонасы фермерларына җиңел түгел, әмма аларда алга атлау теләге барлыгы сизелеп тора. Иске-москы, тегеннән-моннан сатып алынган техника белән Подгорныйда фермер хуҗалыгы оештырган Фазыйл Әхмәтшинның тырмага чыккан тракторы депутатларны торак пункт башында ук каршы алды. Бу аның алда торган кыр эшләренә хәзерлеге турында сөйләде. "Игенче" җәмгыятендә дә хәзерлек сызыгына куелган техника һәм агрегатларга карап, салкын һава торышының ничек кенә бездән аерыласы килмәсен, бар җиһанда яз "йөрәгенең" көннән-көн ныграк тибүен тоясың. Шунысы куаныч, авыл эшчәннәре елны туйдыручы язгы көнгә ныклы хәзерлек күргәннәр. Игенчелеләрнең лидеры Рәсим Рәхмәтуллин да туфрак өлгерүен генә көтәбез, бүгеннән кырга чыгарга әзер, дип озатып калды кунакларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев