Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Рустәм Нуриев: Яз җитте дип, терлекчелек зыян күрергә тиеш түгел

Сишәмбе көнне оператив киңәшмәгә җыелган агросәнәгать тармагы җитәкчеләре сүзне минераль ашлама туплаудан башладылар.

Бик тиздән башланачак кырчылык сезонында һәр гектар чәчүлеккә район буенча 120 килограмм ашлама кертү бурычы куелды. Әлбәттә, җитәрлек күләмдә ашлама туплау - җиңел мәсьәлә түгел. Бик азлар, хәлле хуҗалыклар, әйтик, "АгроМир", "Такай исемендәге" җәмгыятьләр генә бу эшне мөстәкыйль рәвештә башкарырга сәләтлеләр. Бик күпләр банклардан кредит рәсмиләштерәләр. Район башлыгын нәкъ менә шушы банк процедурасы кызыксындырды да. Әлеге учреждениеләрдән вәкилләр киңәшмәгә юкка гына чакырылмаган иде. Кредит алу өчен банкларга документлар тапшыру белән хәл ителмәслек сораулар тумаганга инанган Рөстәм Нуриев, шулай да бу эшне тизләтергә кушты.

Техника һәм тагылмалы агрегатларны ремотнлау, аларны көйләү буенча да эшне тизләтү зыянга булмас. Эре хуҗалыкларның, фермерларның кырга чыгарга хәзерлегенә анализ ясаган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек белгече Азат Мәхмүтов, остаханәләрдә хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәмәү фактларын китерде. Агач бүкәннәргә бастырып трактор ремонтлаган хуҗалык җитәкчеләре механизаторлар гомере белән генә түгел, үз язмышлары белән дә шаяралар. Мәхмүтов машина-трактор паркларында тәртип урнаштыру мөһимлеген искәртте.

- Кайбер урыннар Мамай гаскәре узган территорияне хәтерләтә, дип ассызыклады ул.

Киңәшмәдә терлекчелеккә зур игътибар бирелде. Әмма узган ике ай күрсәткечләренә күз салсаң, тармакка игътибар урыннарда түгел, ә киңәшмәләрдә генә бирелә кебек тоела. Баш саны - төп индикатор булуга карамастан, "Уңыш", "Таң", "Ансель Вафауллин", "Нәбиуллин" хуҗалыкларыннан тыш, калган агроколлективларда терлек саны кими төшкән.

- Терлекчелек язмышын өч фактор - ашату, кадрлар һәм селекция хәл итә. Күрсәткечләр буенча хөкем итсәк, менә шушы факторның кайсысыдыр эшләп җиткерми яисә ул бөтенләй юк, - дип киңәшмәне дәвам итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов. - Бозаулар туу артып та, савым артмый иткән, ашату такы-токы дигән сүз. Савым көтүенең ай саен 10-12 проценты артым китерми икән, бу селекция эшенең җайга салынмавы турында сөйли.

Кышлатуның соңгы айларына керештек. Фермаларның шактыенда күпләп бозаулау башланды яисә башлану алдында тора. Бу тагын да игътибарны көчәйтүне таләп итә. Гомумән, тармак битарафлыкны кичерми, елдагы 365 тәүлекнең бер генә көнендә аңа бармак аша кара, ул сиңа шактый вакыт дәвамында "кәҗә тоягы" күрсәтәчәк. Ә бит бүген алына торган кредитларның шактый өлешен терлекчелек продукциясен сатып түләргә туры килмәгәе. Әле чәчелмәгән икмәк язмышы, ничек кенә без табигать шартларына яраклашып эшләргә тырышмыйк, ул барыбер Ходай кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X