Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы игенчеләре өлеше дә саллы

Район җирбагарлары дәүләткә яңа уңышның өч мең тонна ашлыгын тапшыру йөкләмәсе алдылар.

Бүген уҗым культуралары, тритикаледән тыш, тулысынча чабылган. "Уңыш" һәм Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы коллективларында сабан культураларын - борчак һәм арпа уруга керештеләр. Быел һава торышы үз шартларын куя, ягъни аерым уруны таләп итә. Тулаем алганда, район буенча урып-җыю кампаниясе барышында бер комбайнга 488 гектар йөкләнеш туры килә. Әмма күбрәк урган хуҗалыклар да бар. Мәсәлән, "Нур" КФХда бер комбайнга 700 гектар, "Игенче" ҖЧҖдә - 660, "Таң" ҖЧҖдә - 515 гектар мәйданны суктыру күздә тотыла. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов сүзләре буенча, әлеге авыл хуҗалыгы формированиеләренә зур оешканлык күрсәтергә туры киләчәк. Бөтен якты көнне максималь файдалану, югалтуларсыз эшләү, һәр башакка сакчыл мөнәсәбәт - җирбагарларның әлеге гомуми кабул ителгән кагыйдәләре бүген дә актуальлеген югалтмый. Прогнозлар буенча, район икмәк басуларының уңышы гектардан 18-20 центнер тәшкил итәргә тиеш. Бүгенге көндә "Уңыш" һәм Тукай исемендәге җаваплылыклары чикле җәмгыятьләрдә гектардан 20 һәм 18 центнер уңыш суктырып алынган. Тукайлылар 70 тонна уңышны инде элеваторга чыгарганнар.
Урак чорында 49 комбайн эшләве планлаштырыла. Кайбер хуҗалыклардан машина-трактор паркын яңарту мөмкинлеген тапканнар. Аерым алганда, "Вафауллин" КФХ авыл хуҗалыгы машиналарын утильләштерү программасы буенча яңа "Акрос-530" сатып алган. Шул ук программа буенча "Игенче" ҖЧҖ "Нива-эффект" комбайнын булдырган. Моннан тыш, Тукай исемендәге җәмгыять, "Нур" һәм "Вафауллин" КФХ 50гә 50 программасы буенча өч чит ил ашлык уру кыр корабын кайтартуга килешүләр төзегән. Шуңа күрә район игенчеләренең Ватан амбарларында Ютазы икмәге өлеше саллы булуына бөтен нигезләре дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X