Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районы кыр алдынгылары

Тукай исемендәге җәмгыять механизаторы Расих Хәйдәров сезон башыннан 741 тонна ашлык суктырып алган. Аның хезмәттәше Айдар Бадыйков үзе эшли торган комбайн бункерыннан ил амбарларына 639 тонна икмәк озаткан. "Уңыш" җәмгыяте игенчесе Илдар Галиев та 639 тонна бөртек суктырган. Шул ук коллектив хезмәтчәне Илмир Мәрданшин 581 тонна ашлык җыйнап алган. "Таң" җәмгыяте механизаторлары Рөстәм Абдуллин 568 тонна икмәк суктырса, Марат Ильясов исә үз комбайны бункерыннан 404 тонна бөртек озаткан. Әлеге галиҗәнап игенчеләрне ирешкән уңышлары белән тәбрик итеп, район башлыгы Рөстәм Нуриев шәхсән премияләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев