Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районы терлекчеләре тугыз ай эшчәнлеккә нәтиҗә ясады

Узган шимбә көнне район башкарма комитетының утырышлар залына киңәшмәгә җыелган хуҗалыкларының терлекчелек тармагы белгечләре үткән тугыз ай эчендә башкарган эшләргә анализ ясады.

Төп доклад белән чыккан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш зоотехнигы Алмаз Даутов терлекчелек тармагының һәр юнәлешендәге плюс һәм минусларны барлады. Бары тик бозау алып, сөт җитештереп кенә хуҗалык үз йөзен саклап кала ала һәм бу эш белән беренче чиратта беренче шәхес шөгыльләнергә тиеш - киңәшмәдә кызыл җеп булып сызылган фикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев