Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазылылар уҗым культураларын урып-җыюны тәмамландылар

Районда уҗым культураларын урып-җыю тәмамланды.

Агымдагы атнада узган урып-җыю эшләрен уздыру буенча штаб утырышында бу хакта район депутаты штаб начальнигы урынбасары Сәгадәтулла Төхбәтуллин хәбәр итте. Бүген механизаторлар сабан культураларын җыйнап алуга кереште. Штаб начальнигы Зәрия Рәшитова район мәдәният бүлегенә агитбригада чыгышларын оештыру бурычын йөкләде. Без бүген иртә таңнан алып караңгы кичкә кадәр кыр гизүче игенчеләрдә күңел күтәренкелеге тудырырга тиеш, диелде утырышта. Район башлыгы Рөстәм Нуриевтан премия алу аларны тагын да зур казанышларга этәрәчәк - күркәм гадәт буенча беренче 300 тонна ашлык суктырган механизаторлар бу атнада ук хөрмәтләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X