Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазылылар узган җиде ай эчендә сөтне 706 тоннага күбрәк сауганнар

Узган җиде ай эчендә район буенча савылган сөт 706 тоннага күбрәк. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда җитештерү 107 процентка артык, дип белдерделәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлегендә. Савымны арттыруда "АгроМир", Тукай җәмгыятьләре лидер булса, "Кәрәкәшле" хуҗалыгы һәм фермерлар - әтиле-уллы Вафаулиннар тәрбияли торган сыерлар да быел...

Узган җиде ай эчендә район буенча савылган сөт 706 тоннага күбрәк.

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда җитештерү 107 процентка артык, дип белдерделәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлегендә. Савымны арттыруда "АгроМир", Тукай җәмгыятьләре лидер булса, "Кәрәкәшле" хуҗалыгы һәм фермерлар - әтиле-уллы Вафаулиннар тәрбияли торган сыерлар да быел сөт бирүчәнлекләрен сизелерлек күбәйткән. Район буенча терлек үлеме кимегән. "АгроМир", "Кәрәкәшле", Тукай исемендәге агроформированиеләр малларны үләт чокырына озатуны азайта төшсәләр дә, араннарында асрала торган терлек күләменә караганда, бу күрсәткечләр белән генә канәгатьләнергә ярамый. Өстәвенә алар малны исән-сау үстерү өчен зур мөмкинлекләргә ия. Шуңа күрә хуҗалыклар өчен терлек башын саклау гына түгел, аларны тагын да үрчетү - көнүзәк мәсьәлә булып тора, дип ассызыклады Марсель Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X