Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • “АгроМир” кырында үткән республика семинары кунакларда уңай тәэсир калдырды

    Узган атнада районда туфракны эшкәртү һәм көзге культураларны чәчү технологиясе буенча республика зона семинар-киңәшмәсе үтте.

    Бәйрәкә авыл җирлегенә Татарстанның Көняк-Көнчыгыш төбәге - Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Чирмешән, Лениногорск, Ютазы районнарыннан килгән вәкилләрнең эш көне "Гобәйдия" музеена экскурсия кылудан башланды. Экскурсовод Әлфия Хаҗиева кунакларга Бәйрәкә авылының узган гасырларга барып тоташкан бай тарихы, аңа нигез салган данлыклы шәхесләре турында мавыктыргыч мәгълүмат җиткерде.

    Чарада катнашучыларны "АгроМир" җәмгыяте базасында Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде:

    - Безнең авыллар уңдырышлы җирләре белән тирә-июньдә гомер бакый дан тоткан. Бүген дә алар халык файдасына эшләвен дәвам итә. Терлекчелек тармагының авыр көннәр кичергән вакытлары булды. Әмма соңгы елларда, кулга-кул тотынып эшләү бәрабәренә, шактый уңай үзгәрешләргә ирештек. Шул исәптән агымдагы хуҗалык елын 14 меңнән артык баш мөгезле эре терлек белән тәмамлауны максат итеп куябыз. Җәй айларында тәүлегенә тулаем савылган сөтнең 56 тоннага кадәр җиткән көннәр булуы һәр җитештерүченең малларның продуктлылыгын арттыруны алшарт итеп кую турында сөйли. Ә инде безне бүген кабул иткән "АгроМир" җәмгыяте, терлекчелек булсынмы, кырчылыкмы, үзенең яхшы күрсәткечләре белән район хуҗалыклары арасында гына түгел, республика күләмендә дә маяк булып тора.

    Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең игътибарын кырчылык тармагы каршында торган көнүзәк мәсьәләләргә, эш барышында юл куела торган хаталарга юнәлтте.

    - Соңгы елларда күзәтелә торган табигать шартларына карап ясалган анализларга таянсак, республиканың көньяк-көнчыгыш зонасында климат үзгәрә бара. Мондый шартларда без табигать кануннарын үзгәртә алмыйбыз, үзебезгә үзгәрергә кирәк булачак. Беренче чиратта без авыл хуҗалыгының төп лимиты булган дымны югалтмаска өйрәнергә мәҗбүрбез. Язын, беренче карашка, кар сулары җиргә сеңә, яңгырлар да ява кебек тоела, әмма үсемлекләрнең беренче вегетация чорында ук дымга мохтаҗ булуы ачыклана. Дымны ничек сакларга, аны туфракка ничек итеп запас белән салып куярга соң? Һәр җитештерүчене бүген менә шушы сораулар борчырга тиеш. Һәм без аларга җавап табарга бурычлыбыз, - дип ассызыклады ул.

    Министр урынбасары көзге игеннәрне чәчү технологиясе турында да сүз алып барды. Ел саен республика игенчеләре авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең 40 процентка якын мәйданында уҗым культуралары чәчә, тик язга чыккач аның яртысын диярлек бозып чәчәргә мәҗбүр була. Сәбәпләре бармы? Бар. Әмма алар һава шартлары белән генә бәйле түгел, дип билгеләп узды Габдрахманов.

    Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, җитәкчеләр һәм белгечләр белән урып-җыю эшләре, зәб барышы турында киңәш-табыш корды.

    - Былтыр республика буенча мәйданнарның бер өлеше кышка эшкәртелмичә керде. Әлбәттә мондый җир аш бирми. Республика җитәкчелеге сөрүлекләрнең ким дигәндә дә 25 процентын сука белән эшкәртүне хуплый. Ничек кенә булмасын, туфракның өске катламын эшкәртәсезме, капландырып сөрәсезме, технологиянең бөтен элементлары да үтәлергә тиеш. Әмма бүген районнарда әлеге агрочарада мәшгуль тракторларны гына очрату кыен. Кырларда техника юк. Зур куәтле тракторлар сатып алудан ни файда, алар тик торгач?! - дип кайбер җитәкчеләрне "келәмгә" чакырган Таһирҗанов, комбайннарның тәүлеклек эш күрсәткечләре түбән булуыннан да канәгатьсезлеген белдерде.

    Министр урынбасары берничә рәт яңалык җиткерде. Агымдагы елның июленнән Россия Федерациясе Хөкүмәте автомашиналарда йөк ташу авырлыгын чикләү буенча карар кабул иткән. Һәрбер артык килограмм өчен субъект җәзага тартылачак. Шуңа күрә элеваторларга ашлык чыгаручы машиналарны урыннарда үлчәү хуҗалыгы аша уздыру катгый эшкә әверелергә тиеш. Ә инде күбрәк йөк күчерү таләп ителә икән, субъект тиешле хезмәттән рөхсәт алырга тиеш була. Бу эш өчен тотылган акчаларны республика бюджеты кайтарып бирергә вәгъдә итә.

    Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов районнарда урак барышы белән танышкан вакытта Татарстан нефтьчеләре алдына нефть табыла торган районнарны зур куәтле тракторлар белән тәэмин итү бурычын куйган. Бүген республикада "30х30х40" схемасы эшләнгән, ягъни техниканың 30 процентын хуҗалык түли, 30 процентын нефтьчеләр каплый, калган өлешен республика бюджеты күтәрә. Тәлгать Таһирҗанов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре каршына кичекмәстән заявкалар бирә башлау бурычын куйды.

    Семинар-киңәшмәнең гамәли өлешендә катнашучылар туфракны эшкәртүче төрле тагылма агрегатларның нинди технологик элементлар үтәүләре белән таныштылар, аеруча эшкәртү тирәнлеген өйрәнделәр. Беренче эш итеп алар сабан янында тукталдылар. Бабайлардан килгән эш ысулы - сукалау турында фикер алышканда, Илдус Габдрахманов, нинди генә машина белән җирне эшкәртмик, тамыр системасына комфорт, ягъни уңайлы шартлар тудыру беренче планда торырга тиеш, дип ассызыклады. Бу көнне суканың өч төрен, культиваторлар, дискаторлар, шулай ук туфрак эшкәртүче башка төрле тагылма агрегатларны эштә сынап карау аша аларның плюслары һәм минуслары белән танышу мөмкинлеге булды.

    Авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсенә "АгроМир" җәмгыяте тәкъдим иткән "Кrause" чәчү комплексының универсаль машина һәм аның төп өстенлеге - комбайн артыннан ук чәчүгә керешергә сәләтле булуын ассызыклаган Илдус Габдрахманов, туфракны биологизацияләү мәсьәләсенә бик урынлы тукталды:

    - Игеннәрдән бушаган кырга менә шундый тагылма агрегат белән горчица чәчүнең бүген файдасы әйтеп бетергесез. Сентябрь ахырында малларга бирерлек яшел масса булып кына өлгереп калмыйча, ул, минераль ашламалар аеруча кыйммәт булган чорда, туфракны туклыклы матдәләргә баета, аны йомшарта. Горчица - фитосанитар ролен дә башкара.

    Яхшы элгәр булуын исәпкә алып, мул уңыш җыеп алырга кызыгучы хуҗалыкларга ким дигәндә дә 10-15 гектарда горчица белән эшли башларга киңәш иткән министр урынбасары, аның базарда үтемле тауар булуын да хәбәр итте.

    "Татарстанның элита орлыклары" Ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров җитәкчеләр һәм белгечләрнең дикъкатен авыл хуҗалыгы культураларының өметле сортларына җәлеп итсә, Авыл хуҗалыгының татар фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров көзге игеннәрне чәчү нечкәлекләре турында тагын бер кат искәртеп узды.

    Семинар-киңәшмәдә катнашучылар эш көне ахырында "АгроМир" җәмгыяте биләмәләре белән таныштылар. Күкрәп утыручы иген кырлары, кукуруз басулары, урып-җыюда иномарка-комбайннар эшләве, гомумән, уракның комлекслы һәм югары оешканлык белән алып барылуы кунакларда, әлбәттә, уңай тәэсир калдырды.

    - Мин быел гына әле агрономлык һөнәрен үзләштереп, үз кәсебемне - крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештыру уе белән эш башладым. Максатым игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнү: 500 гектардан артык җирем бар, 70 баштан артык терлек асрау өчен абзар тергезәм. Һәм менә шундый җаваплы, киеренке хезмәт алдында торганда, бүгенгедәй тирән эчтәлекле чарада катнашу, тәҗрибә туплау минем өчен зур этәргеч, - дип билгеләп узды Чирмешән районыннан килгән яшь фермер Раушан Шәйхетдинов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: