Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • “АгроМир” җәмгыяте механизаторлары печәнне мулдан хәзерли

    "АгроМир" җәмгыяте механизаторлары быел печәнне мулдан хәзерли. Инде бүгенге көнгә һәр шартлы терлеккә хуш исле азык 6,5 центнер хисабыннан тупланып та өлгергән.

    Башка елларда күпьеллык үләннәрнең бер өлешеннән сусыл азык салынса, быел аларның бер мең гектардан артыгында печән түкләнә.

    - Узган кышлатудан сенаж запасы күп калды. Өстәвенә, быел кукуруз мәйданнары да шактый. Аңардан урылачак силосны урнаштыру өчен дә базлар кирәк булачак. Шуңа күрә быел печәнне күп итеп әзерләргә булдык, - дип хәбәр итте җәмгыятьнең баш икътисадчысы Зәйтүнә Ямаева.

    Кем әйтмешли, бар өстенә бар яхшы, май өстенә бал яхшы. Без хуҗалыкка барган көнне механизаторлар 573 гектардагы люцернаны җыю белән мәшгуль иде. Сузылып киткән теземнәрдәге печәннән Рәфис Насыйров CLAAS-QUADRANT пресс-җыйгычында эре габаритлы түкләр ясый.

    - Безнең эштә иң мөһиме - һава торышының уңай торуы һәм үләннең өлгерүе: дымлылык 14 проценттан ким булырга тиеш. Һәм бу шулай да. Кайбер участоклардагы үләннең 7-8 процентка кадәр кипкәнен көтеп җыйнадык. Быел Ходай Тәгалә печән өстенә көннәрне бирде. Теземнәр калын, 300-350 данә түк кыскан көннәр бар, - дип сөйли җәмгыятьнең алдынгы механизаторы.

    Безнең янга үзенең КамАЗында килеп туктаган Мансур Ардаширов автомашинасына КУН-10 агрегатында эшләүче Линарис Кәтиев 28 данә түк салган. Кайткан саен бер эскерт алып кайтабыз инде, дип елмайды машина йөртүче. Печән ташуда тагын ике техника мәшгуль. Илшат Баһауов һәм Рафаил Мөхәметдинов түкләнгән азыкны көннекен-көнгә ташып бетереп бара - кырда бер генә түк тә калмый, дип ассызыклады техниканың эшен контрольдә тотучы учетчик Хәсән Абдуллин.

    Мине озата йөргән җәмгыятьнең яшь белгече Илназ Гомәров белән люцерна басуының икенче башына карап юл алдык. Монда хезмәттәше Рәсим Әхмәтшин белән бергәләп чапкан, Сәгыйть Ямаев әйләндергән печәннән Наил Гыйльманов көн саен 110-120 төргәк ясый. Әле быел беренче сезон гына эшләүче тагын бер заманча камилләшкән техникага утырып печәнгә чыккан Фәнис Габидуллин төргәкләрне төяп ташуда унышар рейс кыла. Азык белән кайткан техниканы складта Фәнгать Исмәгыйлев каршы ала.

    Юлдашым Илназ белән кайтыр юлыбыз кукуруз биләмәләре аша узды. Офык белән тигезләшкән "кырлар патшасы" матур булып күтәрелеп килә. Латыйпов Мәүзир белән Рөстәм Касыймов рәт араларын эшкәртүне тәмамлаган.

    - Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар кукурузларга зур файда бирде. Ул бит асылда төнен үсә. Хәзер, өстәвенә, төннәр дә озыная, иң мөһиме, температура 12 градустан түбән төшмәсен. Быел кукурузның 100 гектарын орлыкка дип иртәрәк тә чәчтек. Көннәр уңай торып, сугып ала алсак, кукуруз бөртеге терлек өчен бик файдалы азык. Аңарда аксым күп, ул малны көрәйтә, продуктлылыкны арттыра, - дип җәмгыять эшләре белән таныштырды ул.

    Җаваплылык һәм таләпчәнлек көчле булган зур хуҗалыкта эшләве, әлбәттә, тәҗрибәле кешеләргә дә җиңел бирелми. Яшь кешенең дә, бәлкем, яшьтәшләре белән бергәләп ял итәсе, күңел ачасы килгән чаклары да булмый түгелдер. Әмма авыл

    хуҗылыгы институтын тәмамлап кайткан егет бәхетен читтән эзләми. Гомере буе әлеге җирләргә басып йөргән әтисе - агроном Фәнис Гомәров белән кечкенә чактан ук кыр-басулар әйләнеп үскән Илназны туган туфрагы тартып торуы аның һәр сүзендә чагылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: