Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Акбаш авыл халкының транспортлары да, документлары да тәртиптә

    Май аенда Акбаш авыл җирлеге шәхси ихаталарында булган җиде берәмлек трактор һәм дүрт тагылма дәүләт техник карау узды.

    Техник карауга бердәм булып үз транспортларын алып килгән авыл халкының документлары да тәртиптә булып чыкты. Тракторлар ут сүндергечләр, аптечкалар белән тәэмин ителгәннәр. Бу эшне башлап оештыручы җирлек башлыгы Илгиз Миңнеханов уйнаган рольне Иске Каразирек, Ютазы, Урыссу, Бәйрәкәтамак, Кәрәкәшле, Әбсәләм авыл җирлекләренә үрнәк итеп куярга кирәк, дип билгеләп үтте Ютазы районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Рөстәм Вәлиев. Июнь-июль айларында республика идарәсе инспекторлары белән узачак уртак рейдларга нәкъ менә әлеге чарага битарафлык күрсәткән авыллар эләгәчәк, дип тә кисәтте ул.

    Теманы дәвам итеп, Вәлиев, быел барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, аеруча "Нәбиуллин", "Уңыш", "АгроМир" коллективларының дәүләт техник карауга чагыштырмача җитди хәзерлек белән якын килүләрен ассызыклады. "Таң", "Нәбиуллин", Тукай исемендәге хуҗалыклар теркәлмәгән техниканы закон кысасына кертү буенча чаралар күргәннәр. Бөтен механизаторларның тракторчы-машинист таныклыгына һәм квалификацияләргә ия булу факты да эшче коллективларда техник карауның бөтен җаваплылыгын тоюлары турында сөйли. Шул сәбәпле графикта да өзеклекләр булмаган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: