Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ансель Вафауллин фермер булу ансат түгел икәнен яхшы аңлый

    Ансель Вафауллин моны яхшы аңлый. Шулай да ул моннан өч ел элек үз эшен башлап җибәрергә җөрьәт итә. Һәм бүген ул районда матур күрсәткечләргә ирешеп эшләүче яшь фермерларның берсе.

    Бүген күпләрне шау-шулы урамнары белән зур калалар кызыктырган мәлдә, бу егет ни сәбәпле авылда калырга булды икән? Гомере буе җиргә бил бөккән әтисе сүзен санга сугып, бәхетен читтән эзләмәде микән? Бәлкем туган-үскән авылын тагын да тергезү, кайчандыр мал тавышыннан гөрләп торган, әмма соңгы елларда бушап, ятимләнеп калган каралты-кураларны янәдән тергезү, аларга җан кертү уе тынгылык бирмәгәндер? Яңаны төзү - бер хәл, ә менә искене яңарту - тагын да авыр. Искегә тисәң, исер китәр, дип юкка гына әйтмәгәннәр... Ютазы авылыннан чыгып, Алма-Атага илтә торган юл өстендә калучы Ансель Вафауллинның гаилә фермасына килеп җиткәнче, башта туган "микәннәрнең" чик-чамасы булмады.

    Аның ипле итеп сәлам бирүендә үк ниндидер бер төплелек, җитдилек чагылды. Яшь кешене арт ягында зур терәге булу да, эшенең уң китүе дә "бозарга" өлгермәгән әле. Очрашуыбызның сәбәбен белеп алган яшь фермер тәмам кыенсана калды. Әти турында язсагыз, яхшырак булмас микән, дип йомшак кына "стрелканы" да күчермәкче булды...

    Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайткан егет хезмәт юлын Алма-Ата авылында фермер булып эшләүче әтисе Альберт Вафауллин янәшәсендә башлап җибәрә. Белеме буенча икътисадчы булган Ансель авылның һәр тармагында аның уң кулына әверелә. Егет, әтисе җитәкче булуны сәбәп итеп, үз-үзенә "йомшаклык" күрсәтергә җөрьәт итми, кая ул, аңа рөхсәт тә булмый. Кояш белән бергә кузгалып, эш фронтына юл алган егет, озак еллар дәвамында укып белгәннәрен кырыс холыклы, таләпчән әтисе кулы астында тагын да ныгыта. 2013 елда "башка" чыккан гаилә фермасы хуҗасына өлкән Вафауллин белән бергә эшләгәндә туплаган тәҗрибәсе ныклы терәк була. Хәер, Ансель хәзер дә әтисе белән киңәш-табыш итмичә бер генә эшкә дә алынмый. Һәм бу мөмкин дә түгел. Вафауллиннарны бүген җир берләштерә.

    Үз юлын Ансель Вафауллин "Гаилә фермасы" республика программасына кушылудан башлый. Бер миллион сум грант ота. Аңа сыерлар абзарын ремонтлыйлар, эшне механикалаштыралар. Узган хуҗалык елында ул сыер абзарларына капиталь ремонт ясауга нигезләнгән программага кушыла. Аның шартлары буенча әлеге эшкә тотылган акчаларның берникадәр өлеше республика бюджеты хисабына кире кайтарыла. Быел да ул шушы юнәлештә эшләвен дәвам итә. Нәтиҗәдә дүрт абзарга ремонт ясала - аларның калай түбәләрендә биегән кояш нурлары ерактан ук күзләрне чагылдырса, евротәрәзәләре елмаеп каршы ала. Әлбәттә, яшь фермерны аякка бастырыру өчен дәүләт программаларының гына көче җитми. Аңа банк уңайлыкларына да мөрәҗәгать итәргә туры килә.

    Яшь фермер белән сыерлар абзарына узабыз. Ютазыда авыл хуҗалыгы формированиесе таркалу сәбәпле, озак еллар хуҗасыз торып, ярым җимерек хәлгә җиткән абзар димәссең аны бүген.

    - Капиталь ремонтны стеналардан башладык, түбәне өр-яңадан яптык. Идәннәр, улаклар, сөт линиясе, косметик ремонт - анысы инде табигый, - дип эш барышы белән таныштырды хуҗа.

    Көтүдән җиленнәре шартларга җитеп кайткан сыерларны козлятниктан урылган яшел масса салынган улаклар каршы алды. Савымчылар йөгерә-атлый концентрат өләшеп чыкты. Сыерлар өч килограмм хисабыннан бодай, арпа һәм солыдан тартылган фураж белән туклана. Ансель Вафауллин бүген тәүлегенә һәр баш сыердан 19 килограммга якын сөт савып ала икән, монда терлекләрнең туя ашавы зур роль уйный. Әлбәттә, малларның генетикасы да үз сүзен әйтмичә калмый. Йөз баштан артык нәселле тананы ул Актаныш районының Әнәк авылыннан сатып ала. Сүз уңаеннан, һәрвакыт эзләнүдә булган яшь фермер Әтнә, Кукмара кебек алдынгы агрорайоннарга барып та эш тәҗриҗәсе өйрәнә. Токымы яхшы булган әлеге маллар мул сөтле сыерлар булып җитешә. Беренче тапкыр 2013 елда китергән үрчемнәре дә бүген "яшь киленнәргә" әверелеп бара. Ансель әлегә сөт җитештерү юнәлешендә эшләүне максат итә. Шуңа күрә хуҗалыкта тана бозауларга зур өстенлек бирелә, аларга махсус тәрбия билгеләнә. Бүген, челлә торган көннәрдә дә, алар үзләрен уңай хис итә - улаклары тулы азык, суга тилмермәгән малларга кояштан качу өчен лапас та ясалган. Җәмгысы 500 баштан артык мал асралган фермада тугыз кеше эшли. Хезмәт хакы да начар түгел - уртача 15 мең чыга, дип билгеләп узган кече Вафауллин үз коллективыннан бик канәгать. Аларны ышанычлы, үз эшләрен белеп башкара торган кешеләр дип атады. Шулай булмаса, бүген ул терлек азыгы хәзерләүдә өлкән Вафауллин белән беррәттән җиң сызганып эшли алмас иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: