Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ашламасыз булмый!

    Тукай исемендәге җчҗ базасында шимбә көнне узган семинар-киңәшмәдә район башлыгы Р. Нуриев, нинди милек формасында эшләүләренә карамастан, аграрчылар каршына минераль ашлама белән ныклап эшләү мәсьәләсен кабыргасы белән куйды.

    Язгы кыр эшләренә хәзерлекне күз уңында тоткан чарада мәгълүм булганча, алда торган сезонда куллану өчен җәмгысы 1400 тонна ашлама кирәк. Бүгенгә 460 тонна гына тупланган, шуның 94 тоннасы - Тукай исемендәге җәмгыять складында. Аммиаклы селитра капчыкларының дымнан сакланырлык итеп әрдә-нәләп өеп куелган булуы, гомумән, тукайлыларның ел саен ашлама белән җитди эш йөртүләре район җитәкчелегендә канәгатьлек уятса да, калган хуҗалыкларның күпчелегендә ашлама белән эшләү культурасы бик түбән тора, дип басым ясады Рөстәм Мидхәт улы. Уңышка ирешеп, тотрыклы икътисад шартларында яшим дигән кеше ашлама белән эш итүгә битараф карый алмый. Нуриевның әлеге фикерен дәвам итеп, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов ашламага тотылган һәр сум акчаның өч сум булып кассага әйләнеп кайтуын, шул сәбәпле ашлама куллануда менталитетны үзгәртү мөһимлеген ассызыклады. Аграрчылар нинди юл белән - банк кредитлары рәсмиләштерепме, әллә инде "РАЦИН" ДУП ашамы, ашлама сатып алу соравына кыска вакыт эчендә җавап табарга тиешләр. Алдагы елларда ашламага бәяләр елга ике тапкыр арткан булса, быелдан, Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү сәбәпле, ашлама хаклары ай саен үзгәрәчәк. Димәк, вакыт крестьян файдасына эшләми. "Россельхозбанк", "Ак Барс" Банк вәкилләренең кредитлау шартлары турындагы мәгълүматлары бу урында бик урынлы яңгырады.
    Семинарда катнашучылар Тукай исемендәге җәмгыятьнең орлык складлары белән таныштылар. Район күләмендә генә түгел, мөгаен, республика дәрәҗәсендә идеаль орлыкчылык тармагы булдырган җәмгыятьнең ел саен чәчү материалын яңартуын бер тапкыр гына язып чыкмадык. Быел да ул өр-яңа сортлар белән чәчүгә керешәчәк. Уттай эш өстендә техника сынатмаячагына да биредә зур ышаныч бар. Коллективта ремонт эшләре озын кыш буе дәвам итү сәбәпле, 24 берәмлек трактор ремонтланган, тагылмалы агрегатлар төзекләндерелеп бетү алдында. Кызганычка, мондый бәяне бөтен хуҗалыкларга да биреп булмый, диелде семинарда. Кайбер урыннарда механик остаханә ишекләре ябык тору сәбәпле, район буенча чәчү агрегатларының нибары 50 проценты ремонтланган, культиваторлар тагын да азрак - 48 процент кына.
    Көннең теоретик өлешендә сүз, нигездә, орлык хакында барды. "Россельхозцентр" ФДБУның ТР буенча филиал җитәкчесе Т. Һадиев катнашучылар игътибарын бик гади, шул ук вакытта бик җитди моментларга җәлеп итте. Соңгы 10 елда районнарда гына түгел, тулаем республикада бөртеклеләрнең уңышы әлләни күтәрелми. Эш нидә? Бу сорауга җавапны Таһир Галимҗан улы район белгечләре белән бергәләп, диалог формасында эзләде. Бөр-теклеләр норма кушканча чәчелеп тә, тишелешләренең я бик куе, я бик сыек булуының сәбәпләре бик гади икән. Алар - имгәнгән һәм ач бөртекләр, сыйфатсыз инкрустация, чәчүгә соңарып керешү... Әлеге кимчелекләргә үсемлекләрне аннан-моннан туендыру һәм корткычлардан саклау, вакытында уракка төшмәү кебек җитешсезлекләр өстәлә. Болар бөтенесе без көткән уңышка ирешү юлында киртә булып тора. Туфракка салкын бөртек салу гына да һәр гектардан уңышны 2,5 центнерга кадәр киметә. Моңа юл куймас өчен амбар ишекләрен ачу да җитә. Язгы җылы җил, әледән-әле җир йөзенә турырак караучы кояш бөртекләрне иркәләп җылыта. Яисә химик утауда ясала торган сыекчага кушылучы су сыйфатын кем генә тикшерә икән? Бактың исә, монысы да бик мөһим эш икән. Кеше организмын аңа хаҗәт булмаган төзелеш материаллары - ком, таш белән тулыландыручы суның үсемлекләргә дә зыян салуы көн кебек ачык. Гомумән, киңәшмәдә, шул ук ашлама хакында булсынмы, техника ремонтымы, әллә инде орлык яңарту буенчамы, яңгыраган тәкъдимнәр, киңәшләр, хәтта таләпләр - барысы да былтыргы "а". Тик алар һаман да гамәлгә кереп китә алмыйлар. Моның шулай булуын исбатлаган Һадиев кырчылык тармагына сеңгән кыйбланы тамырдан үзгәртергә бик вакыт һәм бүгенге табигать, аеруча базар шартларында акланучан көчле тамыр системасы булдыру мөһимлеген алга сөрде.
    Чара ахырында район башлыгы Р. Нуриев язгы кыр эшләренең хәзерлегенең бөтен асылы ашлама юнәтү, орлыкны кондициягә җиткерү, яңа сортлар сатып алу, техника паркын әзерлек сызыгына кую һәм технологик таләпләрне җиренә җиткереп башкаруда булуын тагын бар кат искәртте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: