Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең олы киңәшмәсе узы

    Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең язгы кыр эшләре алдыннан ел саен уза торган олы киңәшмәсе быел "Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында үтте һәм ул гамәли өлештән башланды.

    Инженер-агрономик конференция эшендә катнашкан Татарстан Республикасы буенча"Россельхозцентр" дәүләт учреждениесе филиалы начальнигы галим-агроном Таһир Һадиев, район башлыгы Рөстәм Нуриев, экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин белән берлектә аграрчылар "Уңыш" җәмгыятенең авыл хуҗалыгы машиналары үрнәгендә аларны ремонтлау һәм көйләү тәртибе белән якыннан таныштылар. Коллектив җитәкчесе Аяз Шәфигуллин сүзләренә караганда, җәмгыять кыр эшләренә тулаем әзер - техника паркы сафта, ашлама кайткан, чәчү материалы агулана. Шулай да үз тармакларындагы компетентлы белгечләр тагылма агрегатларны, асылда чәчү машиналарын көйләүдә булган кайбер кимчелекләргә игътибарны аеруча җәлеп итте.

    Уңышлылар чәчү материалын инкрустацияләүгә керешкәннәр. Галим-агроном катнашучылар белән, агулау эшләре башланганчы, орлыкны яхшылап калибрлау чарасы турында әңгәмә корды. Чәчү материалы арасында имгәнгән, зәгыйфь орлыклар һәм солыча булырга тиеш түгел!

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов көннең икенче өлешендә язгы бурычлар турында чыгыш тотты. Быел сабан культуралары план буенча 23 500 гектар, шуның 17 400 гектарын бөртеклеләр һәм кузаклылар биләргә тиеш. Район буенча тупланган 27 798 центнер орлыкның 99 проценты тикшерелгән һәм ул тулысы белән кондицияле. Соңгы мәгълүматларга караганда, 2015 ел уңышы өчен районның агротармагы 62 тонна яңа орлык юнәткән, тагын 59 тонна кайтырга тиеш. Әйтик, "Таң" җәмгыяте 20 тонна күләмендә сабан бодае, солы, вика, арпаның элита сортларын сатып алган. "АгроМир" җәмгыяте, лицензияле орлык хуҗалыгы буларак, быел янәдән чәчү материалын яңарту өстендә чаралар күргән. Ул борчак, карабодай, солы, люцерна орлыклары юнәткән. Орлык фондын тулыландыру белән күпчелек эре хуҗалыклар шөгыльләнә. Бу эшкә кече фермер хуҗалыклары да битараф карарга тиеш түгел, дип басым ясалды конференциядә

    - Узган елларга караганда, чәчү кампаниясенең бер үзгәлеге шунда, без быел, терлек азыгы культуралары басуларын тагын бер кат анализлап чыктык һәм аларның мәйданын киңәйтек. Әйтик, башка еллар белән чагыштырганда, агымдагы елда кукурузны район буенча 900 гектарда артык чәчү планлаштырылды. Бу безгә малларга энергиягә баетылган азык туплау мөмкинлеге тудырачак. Әмма бу максатка кукуруздан масса салу срокларын катгый саклаганда гына ирешә алачакбыз, - дип ассызыклады ул.

    Терлекчелекне азык белән тәэмин итү темасын дәвам итеп, Зарипов май аеннан алып ноябрьгә кадәр хуҗалыклар белән бергәләп төзелгән яшел конвейер схемасына да тукталды. Төрле хуҗалыкта төрлечә - кемдер май аенда малларын уҗым арышы, икечеләр костер, өченчеләр козлятник, җәй айларында костер, люцерна, суданка, август аеннан ук кукуруз урып ашатуны да күздә тотучылар бар. Җәй - мул сөт чоры. Малларның продукциялелеген киметмәү максатында быел рапстан өч чабым масса алуны да планлаштырган хуҗалыклар да юк түгел.

    - Ничек кенә булмасын, яшел конвейер тулы кыйммәтле булырга һәм аның эшендә өзеклекләр туарга тиеш түгел. Яшел конвейер схемасы үтәлешен мин шәхсән үзем контрольдә тотачакмын. Ул һәрбер җитәкченең куен кенәгәсенә әверелергә тиеш, - дип сүзгә кушылды район башлыгы Рөстәм Нуриев.

    Узган кыш явым-төшемгә әлләни мул булмады - кар күпчелек урыннарда март кояшы астында ук сызып бетте. 2014 елның апреленнән башлап 2015 елның мартына кадәр җир битенә төшкән явым-төшем 316 миллиметр тәшкил иткән. Ә ул норма буенча 400-440 миллиметр булырга тиеш. Апрель башында яуган яңгырлар да вәзгыятьне әлләни үзгәртә алмаска мөмкин. Язын туфрак бик тиз кибә - ул тәүлегенә һәр гектар мәйданнан 160-180 тоннага кадәр дым югалта. Бу үз чиратында авыл хуҗалыгы культураларының уңыш бирүчәнлеген киметә. Шуңа күрә җирбагарлар каршында 21 076 гектарда дым каплатуны оптималь срокларда тәмамлау бурычы кабыргасы белән куелды.

    Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы буенча баручы киңәшмәләрнең берсе генә дә ашлама темасыннан башка узмый. Минераль ашламалар гади һәм комплекслы була. Гади ашламалар нинди дә булса бер элементан, әйтик, азот яисә фосфордан, комплекслылары берничә компоненттат тора. Табигать-ана шулай яратылган ки, һәрбер үсемлек органик булмаган матдәләрдән үзенә кирәкле органик элементларны синтез юлы белән табып ала. Әмма яшел үсемлекләргә органик булмаган табигый минераль матдәләр һәрвакыт җитеп бетмәскә дә мөмкин. Чөнки кайбер урында туфрак марганец һәм тимергә, икенче урында азот яисә бакырга ярлы. Шуңа күрә безнең минераль ашламадан файдаланмый чарабыз калмый. Алда торган язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен тулаем 4028 тонна минераль ашлама таләп ителә. Авыл хуҗалыгы коллективлары тарафыннан шуның 2002 тоннасы гына тупланган, һәр гектар чәчүлеккә физик авырлыкта 64,6 килограмм туры килә. Шул ук вакытта Тукай исемендәге җәмгыятьтә бу күрсәткеч 164,4, "Уңыш"та - 82,5, "АгроМир"да 81,4 килограммны тәшкил итә. Район буенча һәр гектардан уртача 25 центнер бөртек җыеп алу өчен һәр гектар чәчүлеккә ким дигәндә дә 130 килограмм минераль ашлама кертү сорала. Димәк, ашлама туплау соравы көн кадагыннан төшерелми. Аграрчыларның дикъкате чәчү агрегатлары узган мәйданнарны катоклауга юнәтелде. Сыйфатлы каток - күзләрне иркәләүче тигез шытымнар!

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Азат Мәхмүтов үз чыгышын хезмәтне саклау сорауларыннан башлады. Сүз уңаеннан, 28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне. Узган хуҗалык елы, шөкер, безнең район өчен бәла-казасыз узган. Агросәнәгать комплексы тармагында, кече фермерларны кертмичә, 482 кеше эшләгән. Шуларның һәрберсенә хезмәтне саклау буенча шартлар тудыруга район буенча 10,2 мең сум акча тотылган. Бу начар күрсәткеч түгел. Чәчү комплексларын ике яктан да сигнализация, агрегатны чистарту өчен җайланмалар белән тәэмин итү, электр агрегатларының җиргә тоташтырган контурларын тикшерү, авыл хуҗалыгы предприятиесе территориясендә агрегатларың хәләкәтсез йөрү маршрутларын эшләү, үз вакытында инструктажлар уздыру - хәвефсез эшләү шартларының бу әле тулы исемлеге түгел.

    - Хуҗалыклар, ел башында кабул ителгән законга ярашлы, хезмәт шартларын махсус бәяләү чараларына игътибар итәргә тиеш. Бу эшнең башы хуҗалыкта хезмәт шартларын махсус бәяләү өчен эш урыннарының күләмен билгеләү максатында комиссия төзүдән башлана. Лицензиясе булган оешмадан килгән эксперт производсводагы зарарлы факторларны ачыклый һәм аларның дәрәҗәсен билгеләү максатында лаборатория чакырта. Аның нәтиҗәләреннән чыгып, эш урынындагы хезмәт шартлары турында бәяләмә бирелә. Шуның нәтиҗәсендә социаль иминиятләү фондына күчерелә торган взносларның процент ставкасы билгеләнә, - дип аңлатып узган Мәхмүтов, бу мәсьәләгә җитәкчеләрнең игътибарын беренче тапкыр гына җәлеп итми.

    Әлеге эш 2014 елда бары тик "АгроМир" җәмгыятендә, анысы да өлешчә генә үтәләгән. Докладчы хуҗалыкларда эш урыннарын аттестацияләү соравына да тукталды. Узган хуҗалык елында бу эшне беркем дә башкармаган.

    Инженер-техник хезмәтнең тагын бер бурычы - ул кыр эшләренең үз вакытында үтәлешен техник яктан тәэмин итү. Чәчү кампаниясендә төп тарту көче - трактор. Соңгы мәгълүматларга караганда, район буенча 171 берәмлек тракторның җидесен ремонтлап бетерәсе бар. Иң зур йөкләнеш "Игенче" җәмгыятендә - механизаторлар каршында өч "корыч" атны сафка бастыру бурычы тора. Шундый ук күренеш чәчкечләр буенча да күзәтелә. Калган тагылма агрегатларны тулаем әзер дип әйтергә була.

    Мәхмүтов сүләренә караганда, узган хуҗалык елында районның машина-трактор паркы 66 850 мең сумлык техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары белән яңартылган. "Агроидея" җәмгыяте тарафыннан гына да 11 берәмлек техника бүлеп бирелгән. Шуларның барысын да исәпкә алып, алда торган кыр эшләре барышында бер тракторга нибары 200 гектар җир туры килсә, "Вафауллин" хуҗалыгында бу сан 305, "Таң" җәмгыятендә - 247, кече фермерларда 249 гектар туры килә. Һәр чәчү агрегатына йөкләнеш район буенча 854 гектар тәшкил итә. "Вафауллин" хуҗалыгында бу күрсәткеч - 1832, "АгроМир"да - 1245, "Таң"да - 1110, "Уңыш"та - 1038 гектар. "Мондый шартларда без чәчүне 22 көн эчендә генә тәмамлый алачакбыз",- дип сүзен йомгаклады белгеч.

    Конференциядә ягулык-майлау материаллары турында да сүз булды. Узган елларда сыйфатсыз ягулык аркасында техниканың сафтан чыккан очраклары да булды. Сатып алынган ягулыкны лаборатия тикшерүенә дучар итү - көн таләбенә әверелде. Әмма гәепне читтән эзләгәнче, хуҗалыклар үзләрендә дә тәртип урнаштырырга тиеш. Авыл хуҗалыгы тармагында шактый еллар эшләп, башыннан күпне кичергән "АгроМир" җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев, хезмәттәшләренә ягулык-майлау материаллары алып кайтып сыемнарга салганчы, аларны чистартырга киңәш итте. Үз хуҗалыкларында булган тәҗрибәдән чыгып ул шуны хәбәр итте: соңгы тапкыр сыемнарны чистартканда, аларның төпләреннән өч тонна калдык чыккан.

    Галим-агроном Таһир Хадиев, чәчү кампаниясенә керешкәнче, район аграрчыларын тагын бер кат эш фронтын һәм алга куйган максатларны күздән кичерергә чакырды.

    - Әлбәттә, безнең барыбызны да табышка ирешү максаты берләштерә. Без һәр гектардан керем алганчы, шул мәйданда башкарылырга тиеш булган агроэшләрне тагын да камилләштерү буенча чаралар күрергә бурычлы. Һәм моңа ирешергә әле вакыт бар. Иң мөһиме, теләк кирәк.

    Чара ахырында "яңгыр вакытында явып, вакытында кояш чыкса..." принципы белән эшне кормаска, ә үзебезнең кыр-басулар белән үзебез идарә итәргә тиеш, дигән фикер яңгырады. Район башлыгы да конференция эшен йомгаклап, авыл хуҗалыгы җитәкчеләрен бүгенге базар шартлары таләпләренә буйсынып түгел, ә аның сәясәтен алдан тоемлап эшләргә чакырды. Әйтик, зур көч һәм чыгым салып үстерелгән ашлык белән сәүдәгә көзге айларда ук чыкмыйча, аны урыннардагы склад һәм биналар сыйдыра алган күләмдә саклап, язын, хаклар бермә-бер арткач кына сату хуҗалыкның тотрыклылыгын һичшиксез арттыра. Һәм бу эшкә мисал эзләп ерак китәсе дә юк. Бәйрәкәлеләр нәкъ менә шундый принциптан чыгып эш итә, дип сүзен тәмамлады Рөстәм Нуриев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: