Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бер үк тырмага басабыз?

    "Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыгының машина-трактор паркында узган семинар-киңәшмә авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә хәзерлеген тикшерүгә багышланды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты.

    Район хуҗалыклары иске авыл хуҗалыгы техникасын юк итү программасы буенча узган елны "Кировец" тракторлары сатып алдылар. Шуларның берсен - К-744Р - "Нәбиуллин" КФХ да юнәткән. Бу гомуми билгеләнештәге зур куәтле көпчәкле трактор киң алымлы эш кораллары белән (сөрү, культивация, тырмалау) эшләргә сәләтле. Шул ук программа буенча "АГРОМАСТЕР" өч чәчү комплексы сатып алынган. Игенчелекнең киләчәге нәкъ менә шушы техникага бәйле, дип басым ясады район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация бүлеге консультанты Азат Мәхмүтов агроформирование җитәкчеләренә һәм белгечләренә мөрәҗәгать итеп.
    Техника һәм авыл хуҗалыгы машиналарының язгы кыр эшләренә хәзерлеге турында сөйләп, авыл хуҗалыгы идарәсе белгече ремонт-тергезү эшләре инде тәмам булырга тиешлеген ассызыклады. Мәхмүтов кайбер саннарга тукталды. Әйтик, район хуҗалыкларында 191 трактор бар, шуларның 138е - чәчү кампаниясендә катнашачак. Бүгенге көндә хәзерлек сызыгына нибары 123 данә трактор куелган. Төп тарту көче булган тракторлар ремонтына, нигездә, вак фермерлар керешмәде, дип билгеләп үтте Мәхмүтов. Чәчкечләргә килгәндә, алар район буенча 109, шуның 77е кырга чыгарга әзер. Кызганычка, аларның бөтенесе дә агрегатлаштырылмаган, эшләтеп сыналмаган. Үз вакытында хуҗалыкларда сынап карау стендлары эшләнгән иде. Бүген әлеге элементар, гади булса да бик кирәкле әйбер бары тик "Агро-Мир" ҖЧҖда гына сакланган һәм эшли. Булган 85 культиваторның 70 проценты гына эшкә яраклы хәлгә китерелгән, монда да районны артка фермерлар тарта. Бу юнәлештә Азат Мөкатдәс улы ремонт барышында кайбер узелларның көйләнешен игътибарга алырга киңәш итте. Агрегатларның куркыныч тудыручы механизмнары япма белән капланган булырга тиеш.
    Чәчкечләр һәм башка агрегатлар ике яктан да яктылыкны кайтаргычлар, өстәмә фаралар, инструментлар, указкалар һәм агрегатларга, узелларга коры кул белән үрелмәс өчен башка төрле җайланмалар белән җиһазландырылырга тиеш. Чәчү өстендә аптечкалар, ут сүндергечләр, оператив элемтә булуы да зур әһәмияткә ия. Соңгысын кесә телефоннары белән алыштырырга мөмкин. Персоналны куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренә өйрәтүгә аерым игътибар бирү сорала. Әлеге мәсьәләгә бармак аша карауның бәхетсезлек очраклары белән тәмамлануы бик ихтимал булуын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов тагын бер кат искәртте. Һәрбер чәчү комплексына белгеч беркетү таләп ителә, һәм бу чара эш планнарында күрсәтелергә тиеш. Агрегатларның куркынычсыз маршрутын ЮХИДИ һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белән килештерү, шулай ук, мөһим эшләрнең берсе. Двигательләрдә блокировка юклыгы - игътибар таләп итүче тагын бер момент. Шушы эшне җиренә җиткереп башкармау сәбәпле узган елда республиканың АПК системасында дүрт кеше һәлак булган. Азат Мәхмүтов, ел саен тикшерелә һәм хәл ителми торган көн кадагындагы тагын берничә сорауны күтәрде. "Бер үк тырмага ничә тапкыр басарга мөмкин", - дип борчылды ул.
    Киңәшмәдә хуҗалыкларны ташламалы ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү мәсьәләсе дә тикшерелде. Районга язгы кыр эшләрен уздыру өчен ташламалы бәя белән 805 тонна ягулык-майлау материалы бүлеп бирелгән. Ләкин, хуҗалыклар кырга чыгар өчен авыл хуҗалыгы техникасын хәзерләүдә өлгерлек күрсәтмиләр икән, әлеге хактан ягулыкны бөтен коллективлар да ала алмаячак, дип басып ясады оратор.
    Өч елдан да аз файдаланылучы тракторларны һәм КамАЗларны газга күчерү буенча республикада әзерләнүче программа да игътибарсыз калмады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: