Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Безгә җаваплы бурыч йөкләнгән

    Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов белән районның агросәнәгать тармагы турында әңгәмә кордык.

    - Еллар - елларга охшап килми. Быелгы ел, былтыргыга караганда, күп нәрсәсе, аеруча мул уңышлы кырлары белән аерылып торды. Әл-бәттә, узган елгы корылыкны кеше факторы белән бәйләп булмый. Шулай да, Атлас Фәритович, безнең район аграрчылары моңардан сабак алдылармы?

    - Узган ел күпчелек коллективлар өчен сынау елы булды. Кемнәр тормышка җиңел карый, кемгәдер ышана, менә шуларга яхшы сабак бирде ул. Ә кемнәр элек-электән саламының, фуражының һәр бөртеген санап яшәп, иртәгәсе көнгә запас булдырган, алар коры җәйнең сынауларын чагыштырмача җиңелрәк үттеләр. Быел, табигать-ана крестьянга йөз белән борылды. Әйтерсең лә, былтыргы газаплардан арындырып, шәфкатьлелек күрсәтергә теләде. Чынлап та, иртә яздан кулай торган һава торышы астында печән күтәрелде, кырлар тигез шытымнарга төренде. Сары коелып өлгереп килүче игеннәргә карап, күңел сөенде. Әлеге сөенечне гомерле итәргә теләгәндәй, Ходай август аенда аяз көннәрен дә кызганмады. Иң күбе, мөгаен, 3-4 көн бозылып алгандыр. Әмма сентябрь уртасында бөртеклеләрнең 60 процентын гына җыеп алган хуҗалыклар булуы, районның агросәнәгать тармагын бизәми.

    - Шулай да, быел талгын җил астында акрын гына тибрәлеп, күзләрне камаштырырлык чиста, тигез, куе иген кырлары шактый булды. Кайсы хужалыкларның тырышлыгы кырларыннан күренде?

    - Башта шуны билгеләп узарга кирәк, былтыргы корылык нәтиҗәсе орлыкчылыкта да чагылмый калмады. Чәчү өчен салынган материал бик вак булды, гәрчә тишелеше ягыннан начар булмаса да. Шуңа күрә язын район җитәкчелеге ярдәме белән 500 тонна бодай, арпа орлыгы сатып алынды. Арпа культурасы быел азрак мәйдан алды. Бодайны, башка елларга караганда, 2,5-3 мең гектарга күбрәк чәчтек. Һәм ул безнең өметләрне аклады, гектарыннан 37шәр центнер бөртек чыккан участоклар булды. "Нур-Агро", Тукай исемендәге, "Уңыш", "Нәбиуллин", "Гайнетдинов Р. Х." хуҗалыкларының иген кырларына карап, сокланмый мөмкин булмады...

    - Дөрестән дә, икмәк - зур байлык. Әмма бүген шундый замана - әлеге байлыкны акчага әйлән-дермичә яшәүләре бик авыр. Үстергән игенне кулай сатып кына морадка җитеп була. Әмма ашлык базарындагы бәя-ләр бер дә безнең крестьян файдасына түгел. Мондый шартларда бердәнбер яшәү чыганагы булып терлекчелек кала.

    - 2000-2001 елларда да бодайның килосына 4 сум бирделәр, ләкин солярканың хакы 8 сум иде. Бүген бәяләрдә аерма зур. Акыллы, зирәк хуҗа, чыннан да, икмәген шалкан бәясенә сатмаячак. Әгәр игътибар итсәк, кайчандыр җир сукалауга алынган вак фермерлар да бүген терлек үрчетергә мәҗбүр булдылар. Чөнки ашлык базарындагы сәясәт бөртекне малчылык аша акчага әйләндерергә мәҗбүр итә. Һәм бу бердәнбер дөрес юл, дияр идем мин. Хуҗалыкта никадәр ашлык күбрәк үстерелә, аның чыгымы да шуның кадәр күбрәк. Чәчү, тәрбияләү, җыйнау, җилдерү, киптерү, ташу, хезмәт хакы - болар бөтенесе бөртекнең үз-кыйммәтенә утыра, аның килосын 4-4,2 сумнан сатып, тармакны тотрыклы яшәтә алмыйсың.

    - Быел көнбагыш, кукуруз, суданка шәп уңды. Атлас Фәритович, 1,5-2 еллык азык запасы туплау мөмкинлегеннән бөтен хуҗалыклар да файдалана алдымы?

    - Әлеге культураларның орлыклары кышын ук юнә-телде. Район җитәкчелеге аларны хуҗалыкларга заем төрендә таратты. Һәм, әйтергә кирәк, бу орлыклардан тишелгән кукурузлар өчәр метр озынлыкта үскән басулар бар. "Нур-Агро" җәмгыяте белән "Хәйдәров" хуҗалыгында һәр гектарыннан 500 центнердан күбрәк масса биргән кукуруз кырлары булды. Бүген "Кәрәкәшле", "Таң", "Хәйдәров" агроколлективлары, базларын тутырып, азыктан курганнар куйдылар. Әмма бу иркенәергә ярый дигән сүз түгел. "Көпчәктән" ашатып чыккан былтыргы кышны тагын бер кат анализлап, азыкны исәпләп, берәмтекләп, бәрәкәт белән сарыф итү кулай. Алда ни көткәнен беребез дә белми.

    - Орлыкчылыкта массалы репродукцияле материал булу сәбәпле, соңгы арада районның әлеге тармагы еш кына шелтә сүзләре ишетә башлады.

    - Орлыкчылык тармагына карата таләпләр бөтен республика буенча кырысланды. Әмма мин тармакны сыйфатлы орлык белән тәэмин итүдә гел чаралар күрелми димәс идем. 2010 елның көзендә чәчелгән орлыкның 67 проценты массалы репродукцияле булган булса, быел бу сан 37 процентка кадәр кыскарды. Чөнки Тукай исемендәге, "Таң", "Игенче", "Уңыш", "Нур-Агро" җәмгыятьләре элита орлыклар сатып алды. 2011 елның көзге чәчүен бары "Вафауллин" һәм "Хәйдәров" крестьян-фермерлык хуҗалыклары гына массага киткән орлык белән башкардылар. Язын да орлык яңартуны мәҗбүри эш итеп куябыз.

    - Хуҗалыкларда кыр эшләренең соңгы аккордлары тынарга да өлгермәде, икенче киеренке эш өстенә керештек - ул кышлату. Агроколлективлар әлеге җаваплы чорга нинди хәзерлек белән якын килделәр?

    - "Нур-Агро" җаваплылыгы чикле җәмгыяте ел әйләнәсенә бер типтагы тукландыру системасы буенча эшли. Монда эш инновацион технологияләргә нигезләнеп алып барыла. Тукай исемендәге җәмгыятьнең дә бер генә көтүе җәйләүгә чыга. Бу ике хуҗалыкта да мал ишле, продукция алу югары. Классик ысулда эшләүчеләргә килгәндә, "Нәбиуллин" хуҗалыгы абзарларын, арада 1964 елда ук салынганнары булуга карамастан, бик яхшы хәзерләде. "Вафауллин" хуҗалыгы бу сорауга бик җитди карады, искергән сөт линияләрен "ДаМилк" фирмасы җиһазларына алмаштыру, "Хозяин" маркалы азык тараткыч сатып алу җаен тапты. "Заря", "Таң", "Уңыш" җәмгыятьләренең дә хәзерлеге начар түгел. Бу өлкәдә мине "Хәйдәров" һәм "Игенче" агроколлективлары гына канәгатьләндерми.

    - Атлас Фәритович, районның 3000 гектардан артык җирләреннән кече фермерлар файдалана. Бүгенге вәзгыятьтән күренгәнчә, аларның күпчелеге җир сорап бусагаларны таптыйлар-таптыйлар да, тора-бара теләкләре сүнә. Районда, аларның битарафлыгы аркасында, ташландык хәлгә җиткән участоклар булуы сер түгел. Шул ук вакытта, мөгаен, арада үрнәк эш коручылар да бардыр?

    - Кайсы гына көтүне алма, анда һәрвакыт вак мал була. Арада, чынлап та, кулларыннан килеп бетмәгән фермерлар бар. Җир алганда, нәфескә карап түгел, мөмкинлектән чыгып эш йөртергә кирәк. "Идрисов" крестьян-фермерлык хуҗалыгы арендага алган 150 гектар җиргә быел бер тапкыр да сука кермәде. Бәйрәкәтамак авыл җирлегендәге фермерлар эшчәнлеге дә бик үк уңышлы түгел. Шул ук вакытта Димтамактан фермер Рамил Гәрәев үз командасы белән оешкан төстә эшли. Яңа Каразиректән Фирдәүс Гафиятов бөтен гаиләсе белән эшкә җигелеп, үз бизнесын булдырган фермер. Әбсәәмнән Рөстәм Вәлиев булган җирләрен сыйфат белән эшкәртте. Көрәш-Бүләктән Расыйх Латыйпов, Иске Каразиректән Зинфир Мөхәммәтҗановның яратып җир багуларын мин өлге итеп куяр идем. Бүген җирне багу - үзеңне, гаиләңне, киләчәгеңне багуга тиң. Элек тә авыл җирендә тормыш җиңел бирелмәде. Хәзер ул тагын да катлаулырак. Финанс тотрыксызлык, бәяләрдәге диспаритет ир-тәгәсе көнне шик астына куя. Әмма без, район агросәнәгать тармагының зур коллективы, ышанычны югалтмаска тиеш. Моның өчен безнең абзарларда мал, базларда азык, амбарларда икмәк бар. Техникага утырып эш-ләрдәй, терлекне тәрбия-ләрдәй эшчеләребез, үз бурычларын яхшы аңлап, эш итүче белгеч һәм җитәкчеләребез бар. Дөрес, хуҗалыкларда кадрларга кытлык юк түгел. Әмма бүген бер генә җитештерү тармагы да проблемасыз яшәми. Шул проблемалар безне эзлән-дерә, ниндидер адымнарга этәрә, ахыр чиктә, яшәргә мәҗбүр итә.

    Теги: әңгәмә
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: