Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Әбсәләм авылында язгы кыр эшләре буенча киңәшмә үтте

    Авыл җирлекләренең тотрыклы яшәве салым базасына, аеруча җирле бюджетта кала торган авыл хуҗалыгы салымына бәйле булуын район башлыгы Рөстәм Нуриев чираттагы оператив киңәшмәдә тагын бер кат ассызыклады.

    Узган атнада Әбсәләм авылы мәдәният йортына язгы кыр эшләре буенча киңәшмәгә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән беррәттән авыл җирлекләре башлыклары да юкка гына чакырылмады.

    - Бүген авыл җирлеге территориясендәге агроформирование никадәр аягында нык басып тора, шуның кадәр авыл җирлеге иркен яши. Ә моңа ирешү өчен ике җитәкче кулга-кул тотынып эшләргә, бер-берсенең проблемасы эченә керергә, аны өйрәнергә тиеш. Шул очракта гына ике як та уңай нәтиҗәгә ирешә алачак, - дип сүз алды Рөстәм Нуриев.

    Хәзер авылларда уттай эш өсте: кардан ачылып беткән тирә-якны көнкүреш калдыкларыннан тазартырга, объектларны акшарларга кирәк. Авыл җирлекләре башлыклары хәтта кыр башыннан, аның аша уза торган юллар торышын да контрольдә тотарга бурычлы. Безнең халык теләсә каян йөрергә ярату сәбәпле, бүген арба юлы салынмаган берәр кыр-басу калдымы микән? Аларның кирәк булмаганнарын юк итү, хаҗәт дип табылганнарын тиешенчә эшкәртеп, чәчеп кую соравы көн кадагына чыгарылды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов җитәкчеләрнең игътибарын кырлар культурасының бер өлеше булып та кул тими калган багана төпләренә, таралып ятучы электр терәкләренә, слайдлар күрсәтеп, җәлеп итте. Чәчүлекләрдә һәм печәнлекләрдә тәртип булырга тиеш, дип киңәшмәдә юкка гына басым ясалмады. Бу, беренчедән, хуҗаларның йөз яктылыгы булса, икенчедән, район быел кунакларны күпләп кабул итәчәк. Гадәттә, май чүлмәген тышыннан ук бәялиләр.

    Быел район механизаторлары алдында 26 мең гектардан артык мәйданда чәчү уздыру бурычы тора. Районның баш агрономы Андрей Борисов җитәкчеләр белән кырларны технология кушканча тырмалауг, культивацияләү, чәчү шартлары - хезмәтне оештыру турында әңгәмә корды. Тырма агрегаты кергәнче, кырны эскерт төпләреннән һәм таш кебек ят әйберләрдән чистату - элементар күренеш. Әмма арада теш аралары чүп белән тыгылып беткән тырма белән басу әйләнеп йөргән тракторчыларга да тап булырга мөмкин. Культивацияләгәндә, агрегат составы гына түгел, басу конфигурациясе һәм зурлыгы, шулай ук таләп ителгән юнәлеш хәрәкәте дә исәпкә алынырга тиеш. Җитәкчеләр шулай ук чәчү барышында борылыш полосалары киңлеге, төп участокны чәчкәнче, аларны чәчеп кую, кишәрлекнең буена карап, агрегатны орлык һәм ашлама белән тәэмин итү урынын алдан билгеләү турында фикер алыштылар. Фермер Рамил Гәрәев, "АгроМир" җәмгыяте баш инженеры Зәйтүн Галимов эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.

    Районның баш инженеры Азат Мәхмүтов, 14 апрельдән 15 майга кадәр авыр автомашиналар өчен үзәк юллар ябылу сәбәпле, язгы кыр эшләре чорында авыл хуҗалыгы техникасы хәрәкәте белән бәйле кайбер таләпләрне аңлатты. Быел, узган ел белән чагыштырганда, кырдан кырга күчүче агрегатларны, киңлекләренә карап, сары маячоклы бер яисә ике автомашина озата барырга тиеш. Киң алымлы мондый авыл хуҗалыгы машиналары белән төнге вакытта трассада йөрү гомумән тыела, дип ассызыклады белгеч. Ул шулай ук ташламалы бәядән районга бүлеп бирелгән ягулык-майлау материалының алынып бетмәвен хәбәр итте:

    - Узган елда ягулыкның сыйфатсыз булуына күпләр зарланды. Быел исә безгә Евро дизель ягулыгы бүлеп бирделәр, әмма бүгенге көндә заявка биргән ягулыкны алып кайткан хуҗалыкларны бармак белән генә санарлык...

    Кемдер чаннар җитмәвен, кемдер авыр машиналар хәрәкәте тыелуын сәбәп итсә дә, район башлыгы Рөстәм Нуриев, ягулык-майлау материалына бәяләр күз ачып йомган арада артуын исәпкә алып, ташламалы хактан бүлеп бирелгән материалны алып бетерү соравын кабыргасы белән куйды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: