Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Булган ипи шатлык китерсен.Районда урып-җыю эшләре дәвам итә

    Район буенча игеннәрне урып-җыю планда каралган мәйданнарның яртысыннан күбрәк өлешендә тәмамланды.

    Коры һава торышының икмәкләр өлгерешендә тискәре роль уйнау нәтиҗәсен хәзер инде бернинди көчләр белән дә үзгәртеп булмый. Бүген булганны түкми-чәчми җыеп алу - төп бурыч.

    Бүген барлык диярлек агроколлективларда - "АгроМир", "Нәбиуллин", "Кәрәкәшле", "Уңыш", "Вафауллин", "Таң", Тукай исемендәге хуҗалыкларда урак темп һәм сыйфат белән бара. Кече фермер хуҗалыклары арасында игеннәрне урып-җыюда зур оешканлыкны Рамил Гәрәев белән Радик Гайнетдинов күрсәтә.

    - Әлбәттә, озакка сузылган корылык икмәкләр өлгерүен генә түгел, хәтта аларның буйга үсешен дә нык тоткарлады. Бүген минем биләмәләремдә төрле кишәрлекләр бар - үзәнсу урыннарда бөртеклеләр уңышы начар түгел. Ә инде тау битләрендәге ташлы урыннарда икмәкләр көеп-янып бетте дияргә була... Шулай да без күңел төшенкелегенә бирелмибез. Крестьян иңнәренә сынауларның катырагы төшкән чорлар да булды. Бүген без бар булганны югалтуларсыз җыеп алуга зур көч куябыз. Ничек кенә булмасын, ул безнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе, - диде редакция белән элемтәгә чыккан Радик Гайнетдинов.

    Чыннан да, бер урында таптанып торучы фермер түгел ул - елның-елында кырчылык тармагын уңышлы итү юнәлешендә җитди чаралар күрә: яхшы сыйфатлы орлык чәчә, минераль ашламаларны иркен файдалана. Әгәр алай булмаса, бүген ул, гомумән, кәкре каенга терәлеп калган булыр иде.

    Бүгенге көндә район буенча һәр гектардан уртача 20,2 центнер уңыш суктырып алына. "Кәрәкәшле" җәмгыятендә бу күрсәткеч - 25,6, "АгроМир"да - 24,7, "Уңыш"та 22 центнер тәшкил итә. Хуҗалык итүнең кече формалары арасында икмәкләрнең һәр гектарыннан иң югары уңышны - 21,8 центнер бөртекне фермер Рамил Гәрәев җыя. Аерым культураларга килгәндә, "Уңыш" җәмгыяте уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача - 39, "АгроМир" - 27,7, Тукай исемендәге агроколлектив 25,5 центнер бөртек җыйнады. Уҗым арышыннан мул уңышны "АгроМир" җәмгыяте механизаторлары туплады - һәр гектардан алар уртача 32 центнер икмәк суктырды. "Кәрәкәшле", "Уңыш" җәмгыятьләрендә бу күрсәткеч уртача 30 центнер тәшкил итте. Әлеге вакытта төп эш фронты булган сабан культураларының уңышы, әлбәттә, түбән.

    - Үсемлекләрнең аеруча башаклану, орлыкка тую фазасына туры килгән аномаль эссе көннәр үз сүзен әйтми калмады - арпаның һәр гектарыннан уртача 19 центнер бөртек чыкса, солы уңышы тагын да түбән - 18 центнер. Җитешкән бодай кишәрлекләрен урып-суктыру исә аның һәр гектарыннан әлегә уртача 18,6 центнер икмәк чыгуын күрсәтте. Район механизаторлары борчакның һәр гектарыннан 16,4 центнер бөртек суктырып алды, - дип шәрехләде урак барышын авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов.

    Һава торышы аркасында килеп туган вәзгыять бүген авыл хуҗалыгы белгечләрен көзге чәчү мәсьәләсендә төрле фикергә этәрә. Менә шулай явым-төшем булмаган очракта, коры туфракка орлык салуда мәгънә булыр микән? Әмма үз иңнәрендә бик күп сынауларны кичергән кешеләр уҗымнардан баш тартырга ашыкмый. Алар, беренче чиратта, иминиятләүче культуралар булып тора. Табигать-ана нинди генә сынаулары белән сынаган елларда да уҗымнарның уңыш бирми калган чагын хәтерли микән аксакаллар?! Агымдагы ел моңа ачык мисал. Ничек кенә булмасын, бүген агроформированиеләр көзге чәчү мәшәкатьләре белән яши. Агымдагы атнада хуҗалыкларда эшләгән район белгечләре көзге культураларны урнаштыру күздә тотылган кырларда туфрак торышын, асылда, дым запасын тикшерде, орлык фонды торышы белән кызыксынды. Әйтергә кирәк, туфракны әзерләү белән беррәттән, агроколлективлар югары репродукцияле орлык юнәтү чарасын да күрә. Әйтик, быел Тукай исемендәге җәмгыять үзебезнең республика галимнәре махсус терлекчелек өчен уйлап тапкан арыш орлыгы белән чәчүгә чыкмакчы.

    Терлекчелек дигәннән, бүгенге һава шартларында терлекләр дә иза чигә. Аларның продукция бирүчәнлеген саклап калу өчен хуҗалыкларга биниһая зур көч куярга туры килә. Бүген барлык фермаларда да малларны кукуруздан әзерләнгән өстәмә яшел азык белән тәэмин итәләр. Моның белән беррәттән урыннарда сенаж салу бара. Мисал өчен, уңышлылар сусыл азыкны суданкадан тупласа, бәйрәкәлеләр борчактан салды.

    Хезмәт алдынгылары

    ДОН-1500 комбайнында эшләүче механизаторлар арасында "Уңыш" җәмгыятеннән Илмир Мәрданшин 466 тонна ашлык суктырган. "Нәбиуллин" хуҗалыгыннан Әнәс Вилданов 445 тонна яңа уңыш бөртеге җыеп алса, "АгроМир" җәмгыяте механизаторы Рөстәм Касыймов 364 тонна икмәк озаткан.

    Акрос-580 комбайнында эшләүче механизаторлар арасында беренче урында "Уңыш" җәмгыятеннән Илдар Галиев бара. Ул сезон башыннан 742 тонна ашлык суктырган. Тукай исемендәге агроколлектив механизаторы Айдар Бадыйков 556 тонна бөртек җыеп алган. "Вафауллин" хуҗалыгыннан ??? Шәйхлисламов 459 тонна ашлык суктырып алуга ирешкән.

    Енисей-1200 комбайны белән уракка төшкән механизаторлар арасында "Кәрәкәшле" җәмгыятеннән Нәфис Хәйдәров 531 тонна бөртек суктырган. Аның хезмәттәше Нәфис Миңнегалимов үзе эшли торган КЗС маркалы комбайны бункерыннан 523 тонна ашлык озаткан. "Нәбиуллин" фермер хуҗалыгыннан Раушан Шәрәфиев Нива-Эффект комбайны белән 392 тонна икмәк җыйнаган.

    Бүген район кырларында иномаркаларда эшләүче механизаторлар да аз түгел. Уракны Нью-Холланд комбайннарында алып баручы авыл эшчәннәре арасында Тукай исемендәге җәмгыятьтән Расыйх Хәйдәров - 811 тонна, "АгроМир" җәмгыятеннән Маузир Латыйпов - 781 тонна, "Вафауллин" фермер хуҗалыгыннан Сергей Винокуров 774 тонна ашлык суктырган.

    Әлеге урак алдынгыларына эш фронты тудырып, икмәкләрне теземнәргә салучы фидакарьләрнең дә исемен атау гадел булачак. Елның-елында күркәм уңышларга ирешеп эшләүче "Кәрәкәшле" җәмгыятеннән Ришат Әхмәтҗанов, ЕС-1 комбайны белән 897 гектарда игеннәрне чабып, быел да алдынгылар сафыннан атлый. МакДон комбайны белән идарә итүче бәйрәкәле Рәсим Әхмәтшин 834 гектарда икмәкләрне теземнәргә салган. Тукайлы Марсель Йосыпов исә аңардан аз гына калыша: шундый ук маркалы техникада эшләп, бөртеклеләрне ул 823 гектарда чапкан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: