Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бәйрәкә авылы механизаторлары график буенча эшли

    “АгроМир” җәмгыятендә техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары ремонты график буенча бара.

    Әлбәттә, бу яңалык түгел. Күп төрле техника һәм тагылма агрегатлардан торган машина-трактор паркын ташка баскан график буенча гына эшне корып, хәзерлек сафына кую мөмкин булуы озак еллар белән сыналган эш тәҗрибәсе. Хуҗалыкта ремонт эшләре трактор, комбайн, автомашина һәм авыл хуҗалыгы машиналарын яхшы итеп юудан һәм дефектовка үткәрүдән башлана. Хезмәт коллективында кеше факторы турында да онытмыйлар. Ремонт буенча график төзегәндә, механизаторлар һәм белгечләрнең отпуск вакытын исәпкә алалар. Әмма һәрчакта да онытылып китеп ял итәргә туры килми шул. Әнә, бүгенге көндә рәсми рәвештә отпуск алган токарь Илдар Фәттаховны да берничә көн аша станогы артына чакыртып алырга мәҗбүр булалар. Бик ашыгыч рәвештә чарларга кирәк булган детальләр аркасында гына ремонтта мәшгуль булган механизаторларның эшен тоткарлап булмый. Өстәвенә бит әле биредә һәр эшчегә ким дигәндә дә өч техника беркетелгән. Барысын да ремонтлап өлгерергә кирәк. 

    Бу хактагы тулы язма белән район гәҗитенең чираттагы санында танышырга мөмкин булачак.

    Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: