Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бәйрәкәдә сыерларны ясалма орлыкландыру пункты эшли башлады

    Ярты ел элек Бәйрәкәдә участок ветеринария пункты ачылган иде. Ул тирә-як авыллар хайваннарын дәвалауга исәпләнгән.

    Бәйрәкәдән тыш, пункт хезмәт күрсәткән авылларга Иске һәм Яңа Каразирек, Бәйрәкәтамак, Көрәш-Бүләк, Подгорный авыллары керә. Эшләү чорында пункт белгечләренә үз хайваннарына ветеринария ярдәмен күрсәтүне сорап, бик күп кеше мөрәҗәгать иткән һәм ул күрсәтелгән дә. Элек хәбәр ителгәнчә, участок ветеринария пункты базасында сыерларны ясалма орлыкландыру пункты да эшли. Бу вакыт эчендә 15 баш терлек орлыкландырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: