Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бәйрәкәлеләрнең уңган икмәк кырлары белән мактанырлык

    Чалт аяз күктә елмаеп торучы кояш астында 139 гектарлы бодай басуын иңләп кыр кораблары бара.

    Нинди хозурлык! Гәрәбәдәй башакларының авырлыгына түзә алмыйча, аларны тагын да бераз гына булса да күтәреп тору өчен көч алырга теләгәндәй икмәкләр газиз туфракка таба башларын игән. Кешелек дөньясын бар иткән, аңа яшәү көче биргән җир-ана ярдәменә, мәрхәмәтенә хәтта алар да мохтаҗ. Офыкка барып тоташып, җәйрәп ятучы бодай кырларына карап, мөгаен, бик күп талант ияләре көч һәм дәрт туплый алыр иде.

    - Яңгыр җитмәде. Җәен явым-төшем вакытында яуган булса, һәр гектардан чыккан уртача уңыш 28-30 центнер белән генә чикләнергә тиеш түгел иде. Чөнки без моңа ирешү өчен барлык агротехник таләпләрне быел зур төгәллек белән башкардык. Хәер, бүген механизаторлар иң бай участокларда эшне дәвам итә, ә урып-җыю эшләре тәмамланганнары арасында һәр гектарыннан 38 центнерга кадәр уңыш биргән мәйданнар булды, - дип бодай башакларын дәү кулларына алган "АгроМир" җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев, сабый баланы зур сакчыллык, шул ук вакытта кадерләп кулына алган кешене хәтерләтте.

    Юк, "АгроМир" җәмгыяте өчен быел урак соңга калмады. Дөрес, үсемлекне мәҗбүри рәвештә иртәрәк тә җитештерергә була. Әмма тамырда утырган килеш, ягьни биологик өлгерүне берни белән дә чагыштырып булмый. Өлгергән бөртекне учка салуы гына да күңелдә гел башка төрле хис-тойгылар уята, дип сөйли җитәкче. Бөтен күрсәткечләре дә дәүләт таләпләренә туры килгән икмәкне җыйнау, әлбәттә, хуҗалык икътисадында да уңай роль уйный. Соңгы арада торган коры көннәр бәрабәренә дымлылыгы 14-15 процент тәшкил итә башлаган бодай бүген киптергечләргә кереп тормый, ул калибрлана һәм амбарга озатыла.

    - Быел игеннәргә зыян сала торган явым-төшем булмады. Тегеннән-моннан гына явып киткән яңгырлар шулай да комбайннарның эшен тоткарлады һәм ындыр табагына йөкләнешне арттырды. Былтыр гына алып кайтып урнаштырган чит ил киптергече сәгатенә 20 тоннага кадәр ашлык эшкәртергә сәләтле булса да, аның көче җитмәгән бөртекне Ютазы элеваторында киптереп алып кайтырга мәҗбүр булдык. Димәк без киләчәктә ындыр табагын механизацияләү буенча тагын да җитди адымнар ясарга тиеш булабыз, - дип билгеләп узган Сирин Галиев белән хуҗалыкта гына түгел, район чикләрендә дә үзенең фидакарьлеге белән дан тотучы Мәүзир Латыйпов янына килеп туктадык. Кыр корабыннан егетләрчә генә сикереп төшкән механизаторның кәефе шәп иде. Ә моның өчен бит сәбәбе дә бар: табигатьтә әбиләр чуагы, мулдан өлгергән икмәк күңелдә җыр тудыра.

    - Ындыр табагына 31 бункерга кадәр ашлык озаткан көннәр булды. Мондый темпта эшләсәк, атна ахырына уракны тәмамларбыз, дип тә торабыз, - дип елмайган игенче хезмәттәшләре белән шушы көннең өйләсеннән соң күрше басуга күчте.

    Бу гади генә икмәк кыры түгел. Бу хуҗалыкның алтынта тиң орлык фонды! Ашлама, химик утау вакытында кергән 147 гектардагы бодай басуының чисталыгы, тигезлеге күзләрне иркәләде. Рәсим Әхмәтшин белән Наил Гыйльманов "МакДон" комбайннарында салган теземнәрнең калынлыгына сөбханалла димичә, тыныч кына карап булмады.

    "АгроМир" җәмгыятенең төп костягына әверелгән, утны-суны аз кичмәгән игенчеләрнең тырышлыгын бүген каерылып уңган икмәк кырлары гына түгел, комбайннардан бушаган басуларда сызылып киткән кара буразналар, мул уңыш бирүче азык культуралары мәйданнары да сөйләде. Сүз уңаеннан, быел бәйрәкәлеләр үстергән кукуруз кыры да шаккатмалы масса бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: