Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Эш күрсәткечләре күренеп тора

    Узган атнада районның авыл хуҗалыгы формированиеләре коллективлары сигез ай өчен терлекчелек эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Семинар-киңәшмә "Уңыш" ҖЧҖ базасында узды.

    Район авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты М. Зарипов агроколлективлар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, хуҗалыкларда терлекчелекнең җитештерүчәнлеге күрсәткечләрендә зур үсеш күзәтелүен ассызыклады. Шулай итеп, районда тулаем савым сигез ай эчендә 120 891 центнер тәшкил иткән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 106 процентка күбрәк. Хуҗалыклар буенча караганда әлеге күрсәткеч түбән-дәгечә. Җитештерүчәнлекне арттыру өстендә Тукай исемендәге ҖЧҖ эшләгән, тулаем савым 15 216 центнер тәшкил итә (2011 елдан 110 процентка), "Кәрәкәшле" ҖЧҖ - 13 298 (124 процент), "Вафауллин" КФХ - 10 775 (139 процент), "Игенче" ҖЧҖ - 3617 (139 процент), "Таң" ҖЧҖ - 5597 центнер (126 процент), "Уңыш" ҖЧҖ - 2976 центнер сөт (122 процент). "Нәбиуллин" КФХ узган ел дәрәҗәсендәге савым белән чагыштырганда, тулаем күрсәткечне 46 цент-нерга арттырып, былтыргы дәрәҗәдә калган, ул - 6962 центнер тәшкил итә. "Ситдыйков" КФХ күрсәт-кечләрендә зур минус - 1634 центнер һәм "Заря" ҖЧҖдә шулай ук узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, сөт 590 центнерга кимегән.
    Ит җитештерүгә килгән-дә, бер мөгезле эре терлеккә, ел башыннан, 145 тонна тәшкил иткән, бу исә узган ел дәрәҗәсе дигән сүз. "Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгында бу сан - 254, "Игенче" ҖЧҖ - 185, "Таң" - 146, Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыятьттә - 141 центнер. "Уңыш"та ит җитештерү былтыргы дәрәҗәдә калган, ул - 125 тонна. "Нур-Агро" ҖЧҖ узган ел дәрәҗәсен-нән кимрәк продукция җитештерелгән, "Ситдыйков" КФХ бер килограмм да ит җитештермичә, бө-тенләй позицияне биргән.
    Искәртеп узарга кирәк, районда 2012-2015 елларга авыл хуҗалыгын үстерү программасы кабул ителде. Анда иҗтимагый терлек башы санын арттыру бурычы куела. Билгеләп узарга кирәк, район буенча мөгезле эре терлекнең артуы күзәтелми - узган ел дәрәҗәсеннән бары алты башка арткан. Районда, "Заря" җаваплылыгы чикле җәмгыятеннән (анда 68 башка кимегән) һәм "Ситдыйков" крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан (монда терлекчелек зур югалту кичергән - 1000 (!) башка кимегән) башка, барлык хуҗалыклар куелган бурычны үтәгәннәр дияргә була. Шулай да, Иске Каразирек авыл җирлегендә гаилә фермалары яхшы эшли, дип ассызыклады белгеч. "Таң" һәм "Игенче" җаваплылыгы чикле җәмгыятьләре мөгезле эре терлек санын узган ел дәрәҗәсендә саклап калганнар. Моңа бәйле Марсель Мәэмүн улы бу ике хуҗалыкның тотрыклык саклауларын билгеләп узды. "Вафауллин" КФХда баш саны 210га арткан. Тукай исемендәге ҖЧҖ башка коллективлар өчен яхшы үрнәк булып тора.
    Монда терлекчелек фермалары тулы, шулай ук Көрәш-Бүләк фермаларында да терлек үз урынын тапкан. "Нур" крестьян-фермерлык хуҗалыгында да, анда 3274 баш мөгезле эре терлек асрала, терлекләрнең тыгызлыгы күзәтелә, 2011 ел дәрәҗәсеннән 256 башка күбрәк. Кызганыч, мондый тыгызлылык тискәре нәтиҗә бирә. Шушы сәбәп аркасында хуҗалыкта билгеләп узылган чорда 188 баш мөгезле эре терлек үлгән, шуның 103-е - бозау. Тукай исемендәге хуҗалыкта әлеге сан 113 һәм 23 тәшкил итә. Тулысынча алганда, район буенча 345 баш мөгезле эре терлек үлгән, узган елдан 35 башка күбрәк, яшь мал - 191 баш, узган ел дәрәҗәсеннән 19га күбрәк, дип эшләр торышын аңлатты районның ветеринария табибы А. Гәрәев. Ашкайнату һәм сулыш органнары авырулары төп сәбәпләрнең берсе булып тора, диде ул. Терлекчеләр яңа туган бозауларга сөтне дөрес эчермиләр, дип билгеләп узды Алик Сәгыйть улы, бу исә аксымлы агулануга һәм соңыннан үлемгә китерә. Терлекләр үлүдән килгән икътисади зыян 2 миллион сум тәшкил итә. Районның ветеринария табибы коллективлар җитәкчеләрен рациондагы концентратлар структурасын үзгәртергә, гельминтларга һәм тире асты кигәвеннәренә каршы профилактикада актив катнашырга чакырды.
    Киңәшмәдә шулай ук терлекчелек продукциясе сыйфаты һәм аны сату сораулары тикшерелде. Районда сигез ай эчендә 98 494 центнер сөт (монда үсеш динамикасы күзәтелә) һәм 7353 центнер ит, узган елның шушы чорына 4000 центнерга кимрәк, сатылган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: