Реклама
Әхмәтшиннар гаилә фермасына республика бюджеты хисабына сыерларны ясалма орлыкландыру җиһазы кайтты.
Киләчәктә әлеге җиһазны Подгорный бистәсендәге шәхси ихаталарда асралучы сыерларны гына түгел, якын-тирә торак пунктлардагы ана малларны да ясалма орлыкландыру максатында файдалану күздә тотыла, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш зоотехнигы М. Зарипов. Көтүне үрчетү технологы вазифасын стажга ия белгеч башкаруын да билгеләп узу урынлы булыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз