Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Фермер Галимовның эш фронты зур

    Рамил Галимов үз эшмәкәрлеген коруның беренче чирканчыгын тынгысыз 90нчы елларда ала.

    Тумышы белән Кәрә-кәшледән ул. Югары белем ала, гаилә корып, Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән Рамилне газиз җирләре үзенә тарта. Гаиләсе белән ул туган авылына кайта. Бу Россиядә Җир кодексы кабул ителеп, Татарстанда җир базар әйләнешенә кергән еллар була. 1998 елда Галимов фермерлык эшенә алына. Әмма юлында каршылыклар күп очрый, аяк чалучылар да табыла. Үстергән икмәген дә тапшыра алмый интеккән фермер бу юлдан китеп торырга була. Урман хуҗалыгына эшкә керә. Һәм әлеге хезмәт артында 15 ел гомер үтеп тә китә. Галимовлар йорт-җир тергезәләр, балалар үсте-рәләр, әти-әниләре исән-саулар. Бар да бар кебек. Әмма Рамил һаман да каядыр ашкынучы күңелен иярли алмый. Ул үз кыйбласын, дөресрәге үз кәсебен эзли, тормышта үз урынын табарга тели.

    Ютазы авылында бер бинаны арендага алып, Галимов пилорам эшләтә башлый. Бөтен агач сатуга караганда, аны конкрет эшкә яраклы материал итеп эшкәртеп сату отышлырак. Рамил, кайчандыр чигенеп торырга мәҗбүр булган кәсебенә кире әйләнеп кайтырга, күңеле яткан, җаны тарткан эше белән ныклап шөгыльләнергә хәл итә.

    Үз бизнесын ул "Кәрә-кәшле" күмәк хуҗалыгының беренче бригадасындагы ташландык биналарны сатып алудан башлый. "Үзмәшгульлек" федераль программасына кушыла, бозаулар юнәтә, аларны симертүгә куя. Белмим, үзенең көч һәм теләгенең моның белән генә килешмәвенә буйсыныпмы, әллә инде озак еллар урманда эшләү шаукымыннан айнып бетә алмау сәбәпледерме, Рамилгә агач дөньясы тынгылык бирми. Ул янәдән пилорам оештырып җибәрә. Ничек кенә булмасын, бүген ул тернәкләнеп килүче фермер. Пилорамчы Галимовны якын-тирә авыллардан гына түгел, Азнакай, Октябрьский кебек район һәм шәһәрләрдән дә эзләп киләләр. Агымдагы елда 300 кубометрдан артык агач материалы саткан Рамил клиентларның катгый заказлары буенча эшли.

    - Кешегә дүрт метр озынлыктагы нарат яисә каен тактасы кирәк икән, нәкъ шулай кисеп бирәбез, - дип сөйли газетабыз кунагы. Кискәннән калган өлешләргә дә урын табыла. Бу хакта аз гына соң-рак.

    - Пычаклары кирәк, электр өчен дә исәп тотарга туры килә. Башка чыгымнары да туып тора. Пилорам үз-үзен аклыймы? - дип сорыйм.

    - Терлекчелекне шуның хисабына алып барабыз.

    Рамил Галимов үзе ясаган абзарда бүген ике дистәгә якын үгез асрый. Кондициягә җиткән малларын суеп сата башлаган фермер аларны тагын да үрчетү өстендә уйлана. Республикада мини фермалар төзүчеләрне хуплаучы программага кушылган Рамил лизинг-грант отарга өметләнә. Ул чакта, аның сүзләре буенча, үгезләрне 60 башка җиткерү мөмкинлеге туачак. Ә инде килеп чыкмаса, кышка ким дигәндә дә 40 баш мал белән керергә иде исәп, ди Галимов. Тирә-як төбәкләрдән терлек сатып алу турында мәгълүмат та җыя башлаган. Әмма яңа маллар алып кайтканчы абзарны тагын да киңәйтү сорала. Фермер бу мәшәкатькә керешү алдында тора. "Ике-өч атна эчендә бастырып куябыз без аны", - дип ышаныч белән әйткән эшмәкәрнең ышанычлы кешеләре бар. Галимов бүгенге көндә биш кешене рәсми рәвештә эш белән тәэмин итә. Зуррак эшкә тотынганда, исемлек берничә фамилиягә арта. Өч эшчесе урманда агач киссә, икесе төп "усадьба"да эшли. Алар үгезләрне ашатканнан соң, пилорамны кабызалар. Эш фронты зур монда.

    Фермерның әлегә рәсмиләштерелгән өч гектар җире бар. Шуның бер өлешендә без булган каралтылар утыра да. Үз кишәр-леге ызанына юкәләр утыртып, буш калган мәйданда Рамил умарта үрчетергә тели. Берничә буш умарта өе алып кайтып, каралтысының бер почмагына урнаштырып та куйган. Кирәк бит, шуларга быел биш күч килеп оялаган. Бирәсе колына чыгарып куяр юлына, дими тагын нәрсә дияргә була мондый күренешне. Алда торган кышка ул терлек азыгын мулдан хәзер-ләгән. Милегендә трактор һәм КамАЗ автомашинасы булган фермер "Кәрә-кәшле", "Нәбиуллин" агроколлективларына ярдәмгә килгән, тегеләре азыклата исәп-хисап ясаган. Шулай да ул, шагыйрь әйтмешли, үзе "аз-маз сукалап, бераз чәчәргә һәм урырга" тели. Җир мәйданын киңәйтү - Галимов киләсе елга билгеләгән планнарның тагын берсе. Рамил куяннар да ярата икән. Өстәвенә, озын колакларны җиренә җиткереп тәрбияли белүче шәп дусты да бар. Үз милегенә күчкән каралтыларның берсендә ремонт ясап, куян үрчетү теләге дә калдырмый Галимовны.

    Газетабыз кунагына хас тагын бер сыйфат хакында сөйләмичә мөмкин түгел. Ул үзе турында гына түгел, иле турында да уйлаучы шәхес.

    - Коймасы тузып ауган яисә ягарга утыны булмаган ялгыз яшәүче өлкән кеше ихатасы яныннан ничек итеп тыныч күңел белән үтеп китмәк кирәк?! Бөтен әйберне дә акчага әйләндереп бетерергә ярамый, - дип сөйли фермер. Карт әби-бабайларның ихаталарын яңарту, эшкә яраклы итеп киселгәннән арткан такта калдыкларын аларга китереп бирүне гадәти эшкә санаган Галимов, "бер рәхмәт мең бәладән коткара" шигарен юлдаш итеп алган. Кәрәкәшле авыл җирлеге территориясендәге зиратларның коймалары төзеклегендә дә Рамилнең өлеше зур. Районның 20 еллыгы уңаеннан ачылган "Энергия" стадионының бер бизәге булган бураларны да Галимов бригадасы бураган. Салкын Чишмә авылында ачылган фельдшер пунктындагы агач эшләрен дә Рамил үз эшчеләре белән башкарган. Яр Чаллы шәһәрендә Италиядән килгән осталар кулы астында бер ел дәвамында евроремонт серләрен үзләштергән Рамил Галимов балта гына тотып калмый. Ул үзенең зирәк акылына тырышлыгын һәм үҗәтлеген кушып, бөтен бер хуҗалыкны тота.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: